Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиянекеме син, Трамп?

Американың Трампны сөймәс катлавы бүген кайгыда: АКШның Юстиция министрлыгы сайтында Генераль прокурор Уильям Барр махсус прокурор Роберт Мюллерның 2016 елгы сайлауда Россия тыкшынуы турындагы доклады буенча ясаган нәтиҗәләрен игълан итте.

Трамп белән Америка сәясәтчеләре, би­г­рәк тә демократлар арасында, ул Ак йортка кереп утырганчы ук, тел сугышы башланган иде. Соңгылары Трамп президентлыкка Россия акчасына һәм Рос­сиянең кибер­һөҗүмнәре нәтиҗәсен­дә генә иреште дигән гаепләү ташлап, аңа каршы тиңсез көрәш игълан итте. Трампка каршы бөртек­ләп компромат җыелды. Максат ачык иде: импичмент белдереп, Трампны Ак йорттан куып чыгару.

 

Трамп үзе дә көрәшкә дуамалланып кушылды: админи­страциясендәге аның сәясәте белән килешеп үк бетмәгән чиновник­ларны “очырды”, һәр урынга бары тик үзен яклаганнарны гына куюга иреште. Генераль прокурор Уильям Баррны америкалылар президент белән бер табактан ашый дип саныйлар, шуңа күрә аңа ышанып ук бетмиләр.

 

Менә шул Барр Трамп үзе яисә аның сайлау алды шта­бы­ның кайсы да булса вәкиле Россия белән килешеп эш иткән дигән нәтиҗәгә килеп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта Россия ягыннан Трампка ярдәм итү турында тәкъ­димнәр ясалган булуын да таныды. Генераль прокурор ясаган нәтиҗә белән конгресста да килешсәләр, Трампны инде “чөеп” булмаячак дигән сүз бу. Без, “ВТ”лылар демократлар Трампка импичмент ясарга ашкына башлаган вакытта да, көрәш кызган чакта да әйтеп тордык: “Бернинди дә импичмент булмаячак”,  – дидек.

 

Хәзер инде ниндидер тәхет түн­тәрелеше турында сүз алып барырга да соң: киләсе елда яңа президент сайлавы булачак. Сайлау алды әзерлеге башланды инде. Кандидатлар күрсәтелә, алар көрәш өчен акча туплыйлар. Трампның икенче срокка сайлану куркынычы да зур. Мәс­кәүдә Трамп сайланганнан соң хөкем сөргән шатлык атмосферасында да без алдан әйттек: Трамп Россиягә файдалы бер адым да ясамаячак, дидек. Ул фараз да йөз процентка тормышка ашты. Шулай да Америка сәясә­тенең зур катлавы “Трамп – Путин кешесе” дигән фикерендә нык тора. Янкилар президентларын бү­лешә алмый интеккән бер вакытта без фаразлаган зур кризис якынлаша. Менә шул давыл бик күпләрне себереп түгәргә ихтимал. Тик әле аңарчы берникадәр вакыт бар.

Фото: http://kremlin.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев