Рөстәм Миңнеханов Рамазан аенда иминлекне тәэмин итәргә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә мөселманнар өчен изге Рамазан аенда дини чаралар үткәргәндә иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Рамазан ае киләсе атнада, 18 февральдә, Кояш баегач башлана.
«Бөтен дөнья мөселманнары Исламның бер баганасын үтәргә – ураза тотарга керешәчәк. Бер ай дәвамында Татарстанның барлык мәчетләрендә тәравих намазлары укылачак, ә аларның күбесендә ифтарлар үткәреләчәк», – дип искәртте ул.
«Хакимият (муниципалитетлар) башлыкларына, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә хокук саклау органнары һәм хосусый саклау оешмалары белән берлектә дини йолалар вакытында иминлекне тәэмин итәргә кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnixanov-porucil-obespecit-bezopasnost-vo-vremya-ramadana-5919173
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев