Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикләде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикләде

Фото: https://rais.tatarstan.ru

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан ихлас йөрәктән тәбрик итәм!

Үзгәрешләр чорында кабул ителгән Конституция республиканың күпмилләтле халкы ихтыяры, аның тотрыклылыкны саклауга һәм социаль-икътисади үсешне ныгытуга омтылуының ачык гәүдәләнеше булды.

Төп закон гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итүне үз алларына максат итеп куйган дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлеген оештырырга мөмкинлек бирде.

1992 елда кабул ителгән нормалар һәм нигезләмәләр татарстанлыларның традицион рухи-әхлакый хәзинәләргә һәм күркәм гаилә кыйммәтләренә тугрылыгын чагылдыра.

Конституция безне берләштерде, төрле халыклар телләренең һәм мәдәниятләренең үсешенә, рухи яңарышка бәрәкәтле этәргеч бирде, иҗтимагый, милли-мәдәни һәм дини берләшмәләргә үзләренең эшчәнлек юнәлешен билгеләргә ярдәм итте. Уртак тырышлык белән без милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны тагын да ныгытуга ирештек, гадел тигезлекне саклап, изге урыннарны, архитектура истәлекләрен һәм тарихи ядкәрләрне торгыздык.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан быел кабул ителгән үзгәрешләр Төп законның һәрчак заман рухына туры килүен раслый. Шул ук вакытта чыгышына, нинди расадан һәм милләттән булуына, торган урынына һәм башкаларга карамастан, кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклау өстенлеге үзгәрешсез кала.

Татарстанлыларның тырыш хезмәте, икътисад өлкәсендәге уңышлары нәтиҗәсендә республикабыз алга баруын дәвам итә, барлык социаль йөкләмәләр үтәлә.

Уңай үзгәрешләр ил җитәкчелегенең булышлыгыннан, дәүләтнең гражданнар турында кайгыртуыннан башка була алмас иде.

Ватанны саклаучылар илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен көрәшкән бүгенге көннәрдә без якташларыбыз белән горурланабыз һәм Җиңүгә ышанабыз!

Кадерле ватандашлар!

Сезне Татарстан Республикасының дәүләт бәйрәме уңаеннан тагын бер кат котлыйм һәм саулык-сәламәтлек, киләчәккә якты өметләр, хезмәт казанышлары, иминлек телим», диелә котлауда.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-tatarstan-respublikasy-konstituciyase-kone-belan-tabriklade-5878631

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев