РӘССАМ
Рәссам
Чәчәк ясап куйды рәссам,
Ак төсләргә манып алды пумаласын.
Әйтерсең лә, агартасы килде,
Пычракка баткан ил-дөньясын.
Йөгерек бармакларга хис кушылды,
Чәчәклекләр, гөлләр төште ак җитенгә.
Кояш элде күккә, кошлар очты
Аккош йөзде зәңгәр күл эчендә.
Нәни рәссам матурлыкны шулай күрде,
Әмма...беркем аңламады аның хәлен.
Бар кеше дә алсу күзлек аша
Күрә алмый шул дөнья гамен.
Аяк бармаклары тыңламады... төшеп китте
Буяуларга манган пумаласы.
Тешен кысып түзде кулсыз рәссам
Шулчак әйтте:
"Нинди матур бит син, и, дөньясы".
Зәмирә Касыймова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев