Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: «Акчаның булачагы юк, әмма юлларны карарга кирәк»

Юллар торышы, юл йөрү кагыйдәләре, һәлакәтләр гомер-гомергә халыкның авырткан җире булып кала бирә.

Дөрес, туристлар Татарстан юлларына плюс тамгасы белән бишле куя. Алар аны «йомырка тәгәрәтерлек» шома дип бәяли. Чыннан да, республика юлларының яхшыруын танымый булмый. Моны Президент та һәрвакыт күз уңында тота. Тик шулай да бу өлкәдә проблемалар юк түгел икән.


Бүген Хөкүмәт йортында Татарстан республикасының Министрлар Кабинеты һәм Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең кушма утырышында Эчке эшләр министры Артем Хохорин юл йөрү иминлеген арттыру, һәлакәтләрне киметү кебек мәсьәләләр турында сөйләде.

Соңгы ике ел белән чагыштырганда, республикада быел юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. Мондый үсеш һәр өченче районда күзәтелә. 17 муниципаль берәмлектә үлүчеләр саны ике тапкырга үскән. Вафат булучыларның яртысының гомере төбәкара юлларда өзелә.

Артем Хохорин сүзләренчә, быел республикада җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре ешайган. Бер ел эчендә шундый 577 очрак теркәлгән. Аларда исә 19 кеше һәлак булган.

- Моның төп сәбәбе - җәяүлеләр кичүенең тиешле таләпләргә җавап бирмәвендә, - ди министр. - Алар йә начар яктыртыла, йә дөрес төзелми. Нәтиҗәләр күз алдында: Казанда бер мәктәп каршындагы җәяүлеләр кичүендә ике тапкыр һәлакәт булды. Бүген республикада 6,5 мең җәяүле кичүе бар. Аларның өчтән бере куелган таләпләргә туры килми. Дәүләт автоинспекция хезмәткәрләренә җитешсезлекләрне төзәтергә кирәклеге турында 312 хат җибәрелде. Эшкә бармак аша гына караган өчен 274 вазифаи һәм 5 юридик зат административ җаваплылыкка тартылды.

Президент мәктәп укучыларын йөртә торган автобусларга карата да таләпләрне шактый югары куя. Хохорин сүзләренчә, быел автобусларны «Глонасс-112» система белән җиһазландыру эше алга киткән. Шулай да Яңа Чишмә районы башлыгына карата шелтә сүзләрен белдерергә онытмады Президент.

Юл иминлеген тәэмин итүдә тимер юллар төзеклеге дә мөһим роль уйный. Быел 30 тимер юл кичүе төзекләндерелгән. Әле тагын 60 проблемалы участок үз чиратын көтеп тора.

Исерек килеш руль артына утыручылар турында да шактый күп сөйләнде. Әйтергә кирәк, бу - Президент күз уңында тота торган тагын бер җитди мәсьәлә. Ул мондый «герой» ларны халык белергә тиеш дип саный. Киңәшмә барышында ул «Яңа Гасыр» һәм «Эфир» телеканаллары җитәкчелегенә исерек хәлдә автомобиль йөртүчеләрне киң җәмәгатьчелеккә фаш итү тәкъдимен җиткерде.

Исерек килеш рульгә утырган батырларга суд аркылы салынган штрафларның да түләнеп бетмәве мәгълүм булды. Бүген ул нибары 60 %ны тәшкил итә. 9000 штрафны әле җыеп алырга кирәк.

- Исерекләр штрафны беренче чиратта түләргә тиеш. Мондый шоферларга, агрессив машина йөртүчеләргә каршы катгый чаралар ярдәмендә генә көрәшеп була. Әгәр кеше мылтык асып чыгып берәүне атып үтерсә, ул җинаятьче санала. Ә машинада кылынган хата мылтыкка караганда зуррак. Россия хөкүмәте автомобиль йөртүдә тәртип бозучыларга карата җәза әзерли. Бу - 5 мең сум күләмендә штраф. Бай кешегә 5 мең нәрсә ул? Гомумән, шоферларның күбесе тәртипле һәм законга таянып эш итә. Ә уңышка ирешкән эшмәкәрләр, кайнарлыгы бөркелеп торган яшьләр юл йөрү кагыйдәсен боза да инде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Мәсәлән, Бөекбританиядә юл кагыйдәсен бозган өчен 250 евро (безнеңчә 16 250 сум) күләмендә штраф һәм өч айга автомобиль йөртү таныклыгыннан колак кагу яный. Австралиядә дә җәзалар катгый. Монда юл кагыйдәсен санга сукмаган шоферга 5 мең тирәсе штраф, шуңа өстәп, 5-6 елга юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителү каралган. Шундый катгый җәзалар кертмичә, юлдагы тәртипсезлекләрне бетерү мөмкин түгел.

Моңа өстәп, Рөстәм Миңнеханов юл кагыйдәләрен бозучыларны аулауда гади халыкны җәлеп итәргә кирәклеген дә әйтеп узды. Хәер, бу өлкәдә яхшы гына күрсәткечләр дә бар. Мәсәлән, «Халык инспекторы» кушымтасына ел дәвамында 86 мең тәртип бозу очрагы теркәлгән. Президент аеруча актив кулланучыларны бүләкләү юлларын табарга тәкъдим итте.

Юл белән бәйле проблемаларны саный китсәң, Республикада заказ белән пассажирлар йөртә торган автобусларның эш тәртибе дә канәгатьләндерерлек түгел.

- Татарстанда һәр дүртенче автобус пассажир ташу белән шөгыльләнә. Мондый оешмаларның пассажирларны төшерү һәм утырту өчен махсус билгеләнгән урыннары юк. Шуңа күрә автовокзаллар белән килешүләр төзергә дә, лицензия алырга да кирәкми. Мондый транспортларның дәүләт каршында да җавап тотасы юк. Утырткан пассажирның кем булуы ачыкланмый, алар турында шәхси мәгълүматлар юк. Бу исә террорчылык куркынычын арттыра, - ди Артем Хохорин.

Аңа җавап итеп Президент:

- Теркәлмәгән автобусларны аулау кыен түгел. Алар иң файдалы маршрут буенча йөри. Шулай итеп алар намуслы эшмәкәрләрнең пассажирларын да үз кармакларына каптыра. Эзләгез, табыгыз, җәзага тартыгыз, - диде.

Быел Лениногорск һәм Зәй районы юлларында үлүчеләр саны аеруча кискен арткан. Район башлыклары аңлату хисаплары тотса да, бу президиум әгъзаларын канәгатьләндермәде.

- Мәсәлән, сез (Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновка) эшли башлаган елда юлда үлүчеләр саны нибары 5әү генә булган. Хәзер - 12. Һәлакәтләр булган юллар кичә-бүген генә һавадан төшмәгән. Алар элек тә шул ук юллар, шул район тирәсендә. Ә менә һәлак булучылар саны гына нигәдер арта. Юллар һәрдаим каралырга тиеш, - диде премьер-министр Илдар Халиков.

Рөстәм Миңнеханов та район башлыкларына үз территорияләрендәге юллар торышын идеаль тотарга боерды.

- Республика юлларында үлүчеләр саны нык сагаерга мәҗбүр итә. Кара син, 400 кешегә артык бит! Без һәммәбез юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучылар. Әнә шул хәрәкәт сүзен һәлакәткә әйләндермәскә кирәк. Акча юк дип торып булмый. Акчаның гел дә буласы юк. Әмма юлларны карарга кирәк, - дип тәмамлады сүзен Президент.

Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев