Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов “Рубин” турында: “Әгәр болай уйнасалар, барысын да куам!”

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның "Рубин" командасы җитәкчелеген һәм уенчыларын тәнкыйть утында тотты. ММЧ вәкилләре белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов футбол клубы менеджменты дәрәҗәсен һәм команда уенын шәрехләде. "Алар оттырды! Ничек оят түгел? Ничек болай уйнарга һәм ниндидер сәбәпләр эзләргә була? Хезмәт хакы вакытында түләнә, барлык мәсьәләләр хәл ителә. Шундый...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның "Рубин" командасы җитәкчелеген һәм уенчыларын тәнкыйть утында тотты. ММЧ вәкилләре белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов футбол клубы менеджменты дәрәҗәсен һәм команда уенын шәрехләде.
"Алар оттырды! Ничек оят түгел? Ничек болай уйнарга һәм ниндидер сәбәпләр эзләргә була? Хезмәт хакы вакытында түләнә, барлык мәсьәләләр хәл ителә. Шундый акчага болай уйнаулары оят, башка сүз юк! Беркемгә дә яхшы бәя куя алмыйм, әгәр болай уйнасалар, барысын да куам, чынлап әйтәм!
Акча алгансың икән - уйна. Килешү бар. Безнең артык акча юк: иганәчеләр "Рубин"ны безнең үтенеч буенча тота. Бигрәк намуссызлар!
Курбан Бердыевка һәм башкаларга уйланырга вакыт. Бернинди дә ташлама булмаячак, әлегә аларга вакыт кына тими. Республиканы хур итәләр!", - дип белдерде ТР Президенты.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев