Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: “Язгы кыр эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк”

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бу хакта Татарстан Республикасы Алабуга мунициципаль районына эш сәфәре кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән әңгәмәсе барышында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, республикада бүген язгы кыр эшләре әйбәт бара. Былтыргы белән чагыштырганда бер көнгә генә соңга калып барабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, төп бурыч - чәчү эшләрен бер атна эчендә тәмамларга кирәк. "Моның өчен бөтен нәрсә бар: техника да, тырышлык та", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, авылда шуның белән бергә социаль объектлар төзү эшләре дә дәвам итә. Республикада төзелеш сезоны күптән түгел башланып китүгә карамастан, берничә авыл клубы, ФАПлар, күп функцияле үзәкләр ачылып өлгерде, диде ул. "Һәр торак пунктыбызда эшләр туктап тормау - бик күркәм хәл: кайдадыр юллар салалар, каядыр яктылык белән шөгыльләнәләр, каядыр су кертәләр, каядыр - газ, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. - Яхшы уңай динамика күзәтелә, кешеләрнең кәефе күтәренке".
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында да онытмаска кирәк. "9 май узып китте, әмма без аларның батырлыгын һәрвакыт истә тотарга тиеш дип саныйбыз, шуңа күрә ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк", - диде ул. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов мемориаль комплексларны төзегәндә һәм торгызганда ярдәм күрсәткән бизнес вәкилләренә рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Аммоний" заводында объектлар төзү мәсьәләсен кузгатып, Рөстәм Миңнеханов барлык эшләрнең дә график буенча баруын хәбәр итте. "Хәзер инде без кузгатып җибәрү эшләрен башлыйбыз, иртәгә-берсекөнгә газ кабул итәргә тотыналар, су чистарту системасы эшли инде, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. - Якын көннәрдә без Татарстанда һәм тулаем Россиядә мондый пландагы завод төзелүгә шатланачакбыз әле". Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, ашламалар заводы төзү нигез салудан башланды. Бу Татарстанның яхшы үсеш динамикасын раслый, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев