Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов “Казан” милли-мәдәни үзәге янында 957 автомобильгә паркинг ачты

Паркинг Татарстанның иң зур комплексы һәм зурлыгы буенча Россиядә икенче урында тора.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан” милли-мәдәни үзәге янында 957 автомобильгә паркинг ачты. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Паркинг төзелеше белән ТАИФ компанияләр төркеме шөгыльләнгән. Ул Татарстанның иң зур комплексы һәм зурлыгы буенча Россиядә икенче урында тора.

Открытие многоуровневого подземного паркинга

“Казанның иң тыгыз участогында заманча уңайлы паркинг барлыкка килде. Объектка ихтыяҗ булачак. Биредә дәүләт оешмалары, төрле компанияләр урнашкан. Моннан тыш, биредә яр буена чыгу урыны бар. “ТАИФ” компанияләр төркеме республиканың ТАССРның 100 еллыгына әзерлек кысаларында беренче бүләген ясады. Без бу комплексны төзүчеләргә һәм инвесторларга рәхмәтле”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Открытие многоуровневого подземного паркинга

Яңа паркинг якындагы урамнарны юл кырыена куелган машиналардан бушатырга һәм биналарга килүне уңайлы итү мөмкинлеге бирә. Паркингның зур өлеше җир астында һәм текә тау битенә яшерелгән. Республика Президенты киләчәктә комплекс белән янәшә балалар күңел ачу паркы төзү планлаштырылуын әйтте.

Өстә мөмкинлекләре чикле затлар өчен 62 парковка урыны, туристлык автобуслары өчен урын һәм җир астына керү урыны урнашкан. Җир асты өлешенең дүрт катында 895 машина урыны бар.

Паркингны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев