Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ленинград блокадасы өзелүнең 75 еллыгы белән котлады

Шәһәрне саклауда, аны чолганыштан коткаруда йөз меңләгән татарстанлы катнашты, диелә котлауда.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ленинградны дошман камалышыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы белән тәбрикләде.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне Ленинградны камалыштан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм.

Бөек Ватан сугышының озакка сузылган иң дәһшәтле орышларының берсе тулысынча җиңүебез белән тәмамланды.

Сугыш башлану белән Ленинградны яулап алуны фашистлар һәм аларның яраннары иң зур максат итеп куйды. 1941 елның көзендә шәһәрне коры җирдә тулысынча чолгап алып, алар үз планнарын үтәүгә бик нык якынлашкан иде. Ил белән Ладога күле аша гына элемтә сакланып калган иде ул көннәрдә.

Вәхшиләрчә утка, бомбага тоту, 1941-1942 елларның кышындагы коточкыч ачлык ленинградлыларның һәм аны саклаучыларның рухын сындырыр дип өметләнде дошман. Әмма аның төньяк башкаланы басып алу, Кызыл байраклы Балтыйк флотын тар-мар итү планнары барып чыкмады.

Ленинград һәм Волхов фронтларында солдатларның һәм командирларның тиңдәшсез каһарманлыгы, Ленинград предприятиеләре эшчеләренең фидакарь хезмәте, әлеге шанлы шәһәрдә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы 1943 елда гитлерчылар кыршавын өзәргә, ә бер елдан куәтле һөҗүмгә күчеп, илбасарлар тарафыннан ике елдан артык төзелгән оборонаны җимерергә мөмкинлек бирде.

Җиңү бик кыйммәткә төште. Йөз мең сугышчы һәм командир Пулково һәм Синявино калкулыкларында, Нева Дубровкасы һәм Мясной Бор янында башын салды.

Миллионнан артык кеше – хатын-кызлар, картлар һәм балалар Ленинградта ачлыктан, җелеккә төшкән кышкы салкыннан мәңгелек йокыга талды.

Әлеге бөек орышта җиңүнең сөенече дә шуңа күрә гаять дәрәҗәдә зур булды.

Ленинград янында гитлерчыларны тар-мар итүгә безнең республика да үзеннән өлеш кертте. Шәһәрне саклауда, аны чолганыштан коткаруда йөз меңләгән якташыбыз катнашты. Шуларның 45 меңнән артыгы һәлак булды.

Нева ярындагы шәһәр өчен сугышларда чыгышы белән Татарстаннан булган 17 сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелде, тагын ике кеше Дан орденының тулы кавалеры булды.

Республикага эвакуацияләнгән күп меңләгән ленинградлыга Татарстанда шулай уктуганнарча мөнәсәбәт күрсәтелде. Ленинградның кайбер зур предприятиеләре һәм фәнни учреждениеләре монда күчерелде һәм уңышлы эшләде.

Татарстанлылар үз чиратында дошман гаскәрләре боҗрасында калган шәһәргә ярдәм фондына дип әйбер, азык-төлек һәм акча җыеп тапшырды.

Кадерле дуслар!

Тарихыбызның данлы әлеге сәхифәләре турында хатирәләр безнең күңелләрдә мәңге саклана, Туган илгә хезмәткә рухландыручы үрнәк булып тора.

Камалыш дәһшәтен кичергән, Ленинградны саклауда катнашкан һәм хәзерге вакытта Татарстанда яшәүче һәркемне аеруча кайнар котлыйм.

Чын күңелдән сезгә исәнлек-саулык, актив озын гомер, иминлек һәм бәхет телим.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев