Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогларын Укытучылар көне белән тәбрик итте

Россиядә Укытучылар көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә.

Бүген, 5 октябрьдә, Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның барлык педагогларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Укытучылар көне белән!» — дип язган ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә. Котлау сүзләре «Чему учат в школе» дигән җырдагы мотив белән аралашып бара.

Россиядә Укытучылар көне ел саен 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Әлеге дата 1994 елда РФ Президенты указы белән гамәлгә куелган. 1965 елдан бирле һәм шул вакытка кадәр аны октябрьнең беренче якшәмбесендә бәйрәм итәләр иде.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев