Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне Халыкара театр көне белән котлады

Татарстан Президенты Республикада дәүләт һәм муниципаль театрлардан тыш шәхси һәм эксперименталь проектлар да үсеш ала дип искәртте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне Халыкара театр көне белән котлады. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Халыкара театр көне – сәхнә осталары һәм театрның барлык хезмәткәрләренең интернациональ һөнәри бәйрәме генә түгел, ул барыбызның – миллионлаган тамашачылар бәйрәме», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Театр балаларга әйләнә-тирә дөньяны танырга ярдәм итә, яшьләр өчен ул ачышлар һәм үзеңне күрсәтү киңлеге, ә өлкәннәргә – гуманизм һәм рухи азык чыганагы, диде ул.

Президент Татарстанның театр тарихы бай булуын искәртте. Республикада 15 дәүләт һәм 3 муниципаль театр бар, шулай ук шәхси театрлар, эксперименталь проектлар һәм иҗади лабораторияләре үсеш ала.

Рөстәм Миңнеханов зур булмаган торак пунктларда үзешчәннәр театрының бердәнбер мәдәният чыганагы булуына игътибарны юнәлтте.

«Милли театр эшли башлаганнан алып зур юл узылган, ныклы татар драматургиясе оешкан. Бүген милли мәдәниятнең барлык байлыгын һәм рус театрының иң яхшы традицияләрен үзенә туплаган югары профессиональлеккә ия актерлык һәм режиссерлык мәктәбе эшли», — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләргә уңышлар, иҗади ачышлар һәм җиңүләр теләде.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев