Балаларга грамоталар белән бергә күчтәнәч пакетлары да тапшырылды.
29 апрельдә "Саба-Арена" спорт мәктәбендә мәктәпкәчә учреждениеләр арасында шахмат буенча шәхси-команда ярышларында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Әлеге ярышлар 7 ай дәвамында уздырылды, аларда 50дән артык бала катнашты. "Матур җиңүләр дә, ачы җиңелүләр дә, көтелмәгән борылышлар да күп булды!"- дип хәбәр итә мәгариф бүлеге https://saby.tatarstan.ru сайтында


Нет комментариев