Саба авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе эшчәнлекләре белән таныштырды
Саба районы авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Шәүкәт Гайнетдинов, кооператив башкарган эшләр белән таныштырды. Ул әлеге мәгълүмат белән Мамадыш районында узган авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсендә чыгыш ясады.
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Матбугат хезмәте
«Шушы кооператив белән 23 ел чамасы эшлибез. Сәүдәдә инде 34 ел ел мин. Бу кооператив район кулланучылар җәмгыяте белән бергә оештырылган. Бездә әлеге көндә 423 кооператив әгъзасы бар. Нигездә без хуҗалыклардан ит җыю белән шөгыльләнәбез. Моның өчен бөтен әйберләр, кирәк-яраклар бар. Тулаем алганда 40 тонна итне сыйдыра торган туңдыргыч, ит кисү аппаратлары тора. Кибетләргә сатуга чыгару барлык таләпләргә туры китереп оештырылган. Хуҗалыктан алабыз, ветеринария хезмәте һәм махсус сугым урыны аша уздырабыз. Иң катлаулысы – малларны шул сугым ясау урынына кертү булды. Элек моны халык үзләренең ихаталарында оештыра иде. Ләкин халыкны өйрәтә алдык моңа», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Шулай ук Гайнетдинов сөт тапшыруга бәйле теманы күтәрде һәм бу өлкәдәге кайбер проблемаларны атады.
«Сөт җыю белән дә шөгыльләнәбез. Узган ел аена уртача 145 тонна, җәйге чорда аена 200 тонна җыелды. Алу бәясе – литры өчен 32 сум, сату хакы – 36 сум. Аена хуҗалыкларга 6 миллион сум акча алып кайтып бирәбез. Сөт буенча проблемалар да хәтсез хәзер. Элек сөтнең чисталыгын су барлыгына гына тикшерәләр иде. Әлеге заманда 7-8 параметрга тикшерү. Әйтәсем килә, хатын-кызның өендә бәбигә узганмы-юкмы икәнен тикшерә торган тест тора, ә малның сөтен тикшерергә тест белән тәэмин итә алмыйбыз. Бер чиләк сыйфатсыз сөтне 5 тонналы цистернага чыгарып сала да, аннары ничәмә тонна сөт бозык, дигән сүз. Безнең Саба районында сөт җитештерү артып бара, кимү бик юк», – ди ул.
Җитәкче әйтүенчә, сөтне бозмыйча саклау өчен дә ярдәм кирәк. «Нюанслар бар: җәйге якта сөт ачый хәзер. Бөтен кешедә дә әллә никадәр савылган сөтне саклау өчен суыткычлар юк. Берничә мәртәбә бу хакта әйткәнем дә бар: бирелгән субсидия дәрәҗәсендә суыткыч ясатып бирү. Ул аңа 20-25 елга җитәчәк. Бүгенге көндә күпләр әти-әниләрдән калган суыткычлар белән эшләп килә. Мәсәлән, үзебезнең Алабугада да суыткычлар ясала бит. Вертикаль, 4-5 чиләк сыйдырышлы суыткычлар эшләп бирүне сорар идем», – дип ассызыклады Шәүкәт Гайнетдинов.
- ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән савым сыерларын тоту өчен өстәмә рәвештә 184 миллион сум бүлеп бирелгән һәм ул 534 миллионга кадәр арттырылган. Бер сыерга субсидияләр бердәм ставка буенча 6,3 мең сумга кадәр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/saba-avyl-xualygy-kooperativy-itakcese-escanleklare-belan-tanystyrdy-5905250
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев