«Саба дулкыннары» телерадикомпаниясе генераль директоры Әлфия Галимҗан кызы Мөбарәкова олы юбилеен каршылады
Танылган журналистны тәбрикләүләргә безнең коллектив та кушылды
Хөрмәтле Әлфия Галимҗановна!
Сезне күркәм юбилеегыз, истәлекле гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. «Саба таңнары» газетасы редакциясендә бергә эшләгән елларның матур хатирәләре күңелләребездә матур истәлек булып саклана. Сезнең үз эшегезгә чын күңелдән бирелгән профессионал булуыгыз, һәркемнең күңеленә юл таба белүегез сокландыра. Тумыштан бирелгән сәләтегезне үстереп, көчегезне дә, вакытыгызны да кызганмыйча халыкка хезмәт итеп кенә калмыйсыз, яңадан-яңа идеяләрегез белән янәшәдәгеләрне дә илһамландырып, үз артыгыздан ияртә беләсез,еллар дәвамында тупланган бай хезмәт һәм тормыш тәҗрибәгезне яшь буын белән дә бүлешәсез. Сез җитәкчелек иткән коллективның, телерадиокомпаниянең республикада да үз йөзе, үз урыны бар. Киләчәктә дә шушы югарылыкны саклап, фидакарь хезмәтегезнең күркәм нәтиҗәләренә сөенеп эшләргә, тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын. Тормыш юлыгыз якты, сәламәтлегегез нык булсын, якыннарыгызның күңел җылысын һәм игътибарын, тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен тоеп яшәгез! Изге ниятләрегез, якты хыялларыгыз тормышка ашсын! Хезмәтегез һәрвакыт югары бәяләнсен!
Бу юбилей әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда.
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар
Юлдаш булсын бик күп елларга!
Олы ихтирам белән “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев