Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба һөнәрчеләре белән Казан галимнәре кызыксына

Районыбызга «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге» экспедицион төркеме булып китте

Кичә  районыбызга   Совет һәм Россия галиме; сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Гүзәл Фуад кызы Вәлиева-Сөләйманова, "Туран Арт" җәмгыяте җитәкчесе Хайбрахманова Суфия катнашында  "Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге" экспедицион төркеме булып китте. Кунаклар районыбыздагы үз эшенең осталары - һөнәрчеләр белән танышу, барлау аларның эшләрен күрү һәм яңа осталарны ачу максатыннан булдылар. Шул нисбәттән делегация иң элек Сатыш җирлегендәге музей - мәдрәсәдә булдылар, Шәмәрдән сәнгать мәктәбе педагогы  Закирова  Роза Карим кызының иҗади эшләрен карадылар. Белгечләр  "Саба мендәре" остаханәсенең эшчәнлеге белән таныштылар. Вафиннар гаиләсенең кул эшләнмәләренә карата уңай фикер һәм тәкъдимнәр җиткерделәр.  Кунаклар, шулай ук Саба үзәк китапханәсендә булып, 2023 нче ел-  мәдәниятләр һәм традицияләр елы булу уңаеннан оештырылган күргәзмә белән, Лесхоз бистәсендәге "Урман" музее белән таныштылар.   Әлеге делегация бу якларда талантлы рәссамнар ягы икәнлегенә инанып  киттеләр. Миңгәрдә яшәп иҗат итүче  танылган затчы,  рәссам Фәйзерахман Камалов һәм Илнур Галимҗановның остаханәләрендә булып,  сынлы  сәнгать эшләренә югары бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X