Саба – кар әсирлегендә: «Өчәр метрга кадәр салган урыннары бар»,-диләр юлларны чистартучылар
Полигонга бер “КамАЗ” кар төяп чыгару 1572 сумга төшә
Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;
Кар оча, кар себрелә, кар
котрына һәм кар ява.
Әгәр Тукайга ышансак, узган яллардагы шикелле бураннар элек тә булган. Әмма соңгы елларда табигатьнең болай ук дулаганы юк иде әле.
Олырак яшьтәгеләр гыйнварда быелгыдай кар көртләре 1975 елда барлыкка килгәнен әйтә. Күрәсең, һава торышының без аңлап бетермәгән цикллары бардыр. Кыскасы, Татарстан буйлап узган актив циклон нәтиҗәсендә айлык явым-төшем нормасы өч көндә үтәлде (46 мм.). (Бу – бер квадрат метрдагы карны эретсәң 4,6 сантиметр биеклектәге су барлыкка килә дигән сүз).
Буран әлегә тынды. Хәзер Сабада күптармаклы җитештерү предприятиесе урамнарны кар чыгару техникасы белән киңәйтә. Күпчелек шәхси йортлардан юлга кәҗә сукмагы гына салынган килеш. Кичә байтак тротуарлар чистартылмаган иде әле. “Район үзәгендә 90 урам бар. Гомуми озынлыгы 93,7 километрга җитә. Башта үзәк урамнар чистартыла. Яңа барлыкка килгән 5-6 йортлы урамнарны да ачарга кирәк. Коммуналь хуҗалыкка башка оешмалар техникасы да булыша”, – диде Саба шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Гыйльманов.
Карны полигонга урнаштырып бару да күп хезмәт сорый. Бушатырга урын ясарга, гел эттереп торырга кирәк. Рейсларның исәбен алып торучы Фәрит Мөбарәкшинның әйтүенә караганда, Сабаны кардан арындыруга Тимершыктан шәхси эшмәкәр Эльмир Ибраһимов “КамАЗ”ларының да өлеше керә. Эльмир үзе төяп тора. Инде 2-3 сәгать эчендә “КамАЗ”лары унлап рейс ясарга өлгергән. “Саба Цинк” җәмгыятенең роторлы тракторын С.Сәйдәшев урамында очраттык. “Карны еракка очыра инде бу. Бакчаларына ук аттырганга сүз әйтүчеләр юк. Яз көне эри бит ул”,– ди тракторчы Фидаил Зиннәтов.
Атна башында кар стихиясенә каршы коммуналь хуҗалыкның 11 техникасы, “Рамазан”, “Агрохимсервис” җәмгыятьләре, “Татавтодор”ның Саба филиалы машина-тракторлары көрәште. “Башкарма комитет җитәкчесе Марат Рашатович оештыруында байтак оешмалардан техника җәлеп ителде. Кары да күп, себереп тутырган җирләрдә аның калынлыгы 1,5 метрдан артык, 1-2 көндә генә җиңә торган түгел. Кар вакытында чистартылмаган урам-тыкрыклардагы йортларда яшәүчеләрдән, тротуарлардан йөрүче җәяүлеләрдән гафу үтенәбез”, –ди предприятие директоры урынбасары Айрат Шаһвәлиев.
Шәмәрдәндәге хәлләрне “Шеморданстрой” җәмгыятенең баш инженеры Илсур Таиповтан белештек. “Хәзер урамнардан нигездә чыгарылып бетте диярлек. Коммуналь хуҗалыкның һәм башка оешмаларның барысы 14 техникасы эшләде. Хәзер Мичәнбашны ачабыз. Карның өчәр метрга кадәр салган урыннары бар”, – диде ул. Халык исә моңа авыл читләрендә буран ышыклау полосалары булмауны сәбәп итә. Шуңа күрә кырдагы карны урамнарга себереп кертә.
Татарстан гидрометео үзәге атна ахырына таба, салкыннар чигенеп, кабат кар яву ихтималы хакында искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев