Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның САБАНТУЙ бәйрәме белән КОТЛАВЫ
Хөрмәтле райондашлар! Сабаны якын итеп кайткан кунаклар, якташлар! Барыгызны да чын күңелемнән халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм.
Заман ничек кенә үзгәрмәсен, без бу бәйрәмгә һәрвакыттагыча ныклап әзерләнәбез. Сабан туе – милли гореф-гадәтләребезне саклауга, традицияләребезне барлауга, хезмәт кешесен данлауга, бәйгеләрдә көч сынашуга нигезләнгән, уен-көлке, җыр-моңга күмелгән шатлыклы, тормыш-көнкүрешебезнең муллыгын, юмартлыгыбызны, ихласлыгыбызны күрсәтүче бәйрәм. Сабалыларның да тырыш, намуслы хезмәттән, сабан төгәлләнгәннән соң бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Нигезендә икмәк, фидакарь хезмәт, дуслык-туганлык яткан Сабантуйлары туган белән туганны, күптән күрешмәгән классташларны, авылдашларны, дусларны очраштыра.
Сабантуй – Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында күркәм традицияләребезне, халык талантларын, үзешчән сәнгатебезне мәйданнарга чыгару өчен дә зур мөмкинлек. Кунакчыллыгыбызны, асыл сыйфатларыбызны гәүдәләндерүче мәңге яшь бу бәйрәм күптән инде милли чикләрне узды. Хәзер ул бөтен халыкның яраткан һәм көтеп алган бәйрәме. Сабантуйны барлык милләт вәкиле үз итә, бәйрәмгә үзенә хас бизәген өсти, уртак гореф-гадәтләргә ихтирамы арта. Без милли бәйрәм көннәрендә рухи мирасыбыз дәвамчысы булып, үз асылыбызга кайтабыз.
Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез, туендыручы җиребезгә хөрмәт белдерәбез. Игенчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә быел да язгы кыр эшләре тиешле срокларда төгәлләнде. Инде табигать-анабыз мәрхәмәте белән мул уңыш үстереп, ашлыкны югалтусыз җыеп алырга насыйп булсын.
Бәйрәмнәр һәр өйгә, һәр гаиләгә шатлык-сөенечләр генә китерсен. Сабантуй тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын һәм, әлбәттә, шифалы яңгырларын да алып килсен. Сабантуй барыбызга да онытылмас тәэсирләр бүләк итсен, аралашу, милли традицияләр белән танышу мөмкинлеге бирсен. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иминлек, бәйрәмчә көр кәеф телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев