Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның САБАНТУЙ бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Са­­­­баны якын итеп кайткан­ ку­­наклар, якташлар!

Чын кү­­ңел­дән Сезне иң яраткан бәй­рәм­нәребезнең берсе – ел саен язгы кыр эшләреннән соң уздырылган Сабан туе белән тәбрик итәм!

Без бу бәйрәмгә ныклап әзер­­ләнәбез, көтеп алабыз. Ра­йо­ны­­бызның иң зур горурлыгы – аның уңган, бердәм, җиң сызга­нып эшли, спортта, иҗатта уңыш­ка ирешкән кешеләре. Сабан ту­енда авыл уңганнарын тантаналы шартларда тәбрик­ләү, хөрмәтләү – матур традиция. Кыр батырлары, үз  һө­­нәрләренең осталары, хез­мәт­ алдынгыларының урыны – мәйдан түрендә. Барлык авыл ху­җалыгы предприятиеләре дә куелган агротехник срокларда юга­ры сыйфатлы итеп язгы кыр эшләрен төгәлләделәр. Агымдагы ел уңышына ныклы ни­гез салынды. Катлаулы һава торышына да карамастан, без үстерелгәнне вакытында җыеп алырбыз, терлек азыгын мулдан әзерләрбез дип ышанам.

Туган җиребезгә тугры бул­га­ныгыз, аны яратуыгыз, хез­мәт­тә­ге казанышларыгыз  өчен зур рәхмәт сезгә, кадерле Саба районы  халкы!

Сабантуй  – Россиядә игълан­ ител­­гән  Гаилә  елында аның кыйммәтләрен олылап, бер-бе­реңә ярдәмләшеп, үзара аңлашып, тату  яшәүнең әһә­мия­тен ярышларда, мәдәни чараларда ачып бирү  өчен дә зур мөмкинлек. Бүгенге катлау­лы, туктаусыз үз­гәреп торучы заманда туган нигез җылысын, милли моңнарны, ат чабышлары вакытында, батырлар бил алышканда туган күңел күтәренкелеген  берни дә алыштыра алмый. Гаилә елында Сабантуйның гореф-гадәтләре, күмәк уеннары туганлык хисләрен яңартсын, халкыбызның мәдәни хәзинәләре аркылы кешеләргә игелек һәм шатлык китерсен. Татарстанда барган  Фәнни-технологик үсеш елы да районда  яңа  инновацияләргә этәргеч бирсен, яшьләребезне яңа идеяләргә һәм  ачышларга рухландырсын.  Җитештерүдә,  социаль өлкәдә  заман технологияләреннән башка  үсеш  мөмкин түгел.

Шушы матур бәйрәм көнне барыгызга да яхшы кәеф, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Тормышлар мул, илләрдә тынычлык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев