Саба муниципаль районы буенча ГТО тестлау үзәге халыкның барлык категорияләрен тестлау буенча актив эш алып бара
Теләге булган һәркем үзенең физик әзерлеген тикшерә һәм ГТО нормативлары комплексын үти ала.
ВФСК ГТО комплексы 6 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк 18 баскычтан тора. Теләге булган һәркем үзенең физик әзерлеген тикшерә һәм ГТО нормативлары комплексын үти ала. Нормативлар аерымлык билгеләренә туры килгән 3 авырлык дәрәҗәсен үз эченә ала: алтын, көмеш, бронза. Шулай ук, тестлау үзәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сынау буенча актив эш алып бара.
Барлык теләүчеләргә 8(84362)2-45-89 ОДМС телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.
Вконтакте платформасында кызыклы әйберләр күп - https://vk.com/id710146791
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев