Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Саба районында законсыз салым чигерүе алганнар

Прокуратура тикшерде

  Саба районында салым чигерүен законсыз алу очрагы буенча җавап тоттылар. Район прокуратурасы Алабуга шәһәрендә яшәүче 36 һәм 33 яшьлек ике ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Алар РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше (мошенниклык) буенча гаепле дип табылды.

Эш материалларыннан кү­рен­гән­чә, 2024 елда ир-атлар, алдан сүз куешып, төркем белән эш итеп, салым органына күрсәтелгән медицина хезмәтләре өчен кире кайтарылырга тиешле сумма турында белә торып ялган мәгълүматлар тапшырган. Әлеге мәгълүматлар нигезендә салым чигерүе буларак 124 мең сумнан артык акча аларның берсенең исәп-хисап счетына күчерелгән. Алынган акчалар соңыннан үзара бүленгән.

Гаепләнүчеләр судта үз гаеп­ләрен тулысынча таныдылар һәм китерелгән зыянны ирекле рә­вештә тулысынча капладылар. Прокуратура позициясен исәпкә алып, суд һәркайсына 100 мең сум күләмендә штраф җәзасы билгеләде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Ирина Шәвәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев