Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба районы кадетлары Кара диңгездә

Газетабызның февраль саннарының берсендә Икшермә кадет мәктәбе укучыларының "Патриот" хәрби-спорт уеннарының республика этабында җиңү яулауларын хәбәр иткән идек. Әлеге җиңү ун кадет составындагы командага Татарстан данын яклап Бөтенроссия ярышларына бару хокукы да бирде. 30 июньнән 4июльгә кадәр Севастополь шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү" ("Победа") хәрби-патриотик уеннарының финалы узды. Анда...

Газетабызның февраль саннарының берсендә Икшермә кадет мәктәбе укучыларының "Патриот" хәрби-спорт уеннарының республика этабында җиңү яулауларын хәбәр иткән идек. Әлеге җиңү ун кадет составындагы командага Татарстан данын яклап Бөтенроссия ярышларына бару хокукы да бирде. 30 июньнән 4июльгә кадәр Севастополь шәһәрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Җиңү" ("Победа") хәрби-патриотик уеннарының финалы узды. Анда 2 кыз, 8 егет составындагы Икшермә мәктәбе кадетлары Россиянең 45 төбәгеннән килгән командалар белән беррәттән, уңышлы чыгыш ясап, республика данын лаеклы таныттылар. 100 метр ераклыкка автоматтан ату бәйгесендә һәм каршылыклар полосасы ярышында кадетларыбыз иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 1нче урынны яуладылар. Шулай ук әлеге ярышта шәхси беренчелектә IX сыйныф укучысы Тимур Галимуллин җиңүгә ирешеп, бу Россия буенча иң югары күрсәткеч дип бәяләнде. XI сыйныф укучысы Айназ Нургалиев Калашников автоматының магазинына 20 секундта 30 патрон тутырып, Россия күләмендә - 1нче, 100 метрга автоматтан атуда 44 очко җыеп, 2нче урынны алды. "Гала-концертта катнашу хокукына 45 команда арасыннан 12 команда гына ия булды. Безнең командага да бу мәртәбәле чарада чыгыш ясау мөмкинлеге бирелеп, "Сабантуй" күренеше белән Татарстанны тәкъдим иттек. Чыгышыбызга бик югары бәя куелды",- ди команда җитәкчесе Александр Петров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X