Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба урман хуҗалыгында хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр

Саба урман хуҗалыгында яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшли дә, уңышка лаеклы өлеш керткәннәрне хөрмәтли дә беләләр. Моның шулай икәнлеге узган жомгада үткәрелгән хуҗалык алдынгылары слетында да ачык күренде. Урманчыларны уңышлары белән Татарстан урман хужалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов, Саба урман хужалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин тәбрикләде. Аннары урман эше ветераннарына, хезмәт алдынгыларына,...

Саба урман хуҗалыгында яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшли дә, уңышка лаеклы өлеш керткәннәрне хөрмәтли дә беләләр. Моның шулай икәнлеге узган жомгада үткәрелгән хуҗалык алдынгылары слетында да ачык күренде. Урманчыларны уңышлары белән Татарстан урман хужалыгы министры урынбасары Рамил Мәхмүтов, Саба урман хужалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин тәбрикләде.

Аннары урман эше ветераннарына, хезмәт алдынгыларына, "Иң яхшы һөнәр иясе" исеменә лаек булганнарга Грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Слетта катнашучыларны Лесхоз бистәсе үзешчән сәнгать осталары ял иттерде. Урманчылар "Хрустальные бокалы" оригиналь жанр остасы Владислав Федоров чыгышын да кызыксынып карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урман