Саба журналистлары «Татмедиа»да «Вертикаль видео – яңа тренд» практикумында катнаштылар
«Татмедиа»да «Вертикаль видео – яңа тренд: Shorts-контент җитештерүне ничек куярга?» дип аталган практикум узды. Ул вертикаль форматтагы сторителлинг-видеолар эшләргә өйрәтүгә юнәлтелгән иде.
Практикумда катнашучылар – хәбәрчеләр, SMM-белгечләр, баш мөхәррирләр һәм район редакцияләренең операторлары вертикаль видеороликлар ясауның нечкәлекләрен өйрәнде.

Фото: © Жанна Иркина
Видеосторителлинг технологиясен камил үзләштергән район массакүләм мәгълүмат чаралары «Мамадыш-информ», «Биектау хәбәрләре», «Питрәч-информ»ның SMM- белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Шулай ук «Татмедиа-видео» белгечләре дә профессиональ серләре белән бүлеште. Әлеге бүлек видеосторителлинг булдыруга махсуслашкан. Бер ел эчендә «Татмедиа-видео» хезмәткәрләре авторлыгындагы вертикаль роликлар социаль челтәрләрдә 25 миллионнан артык карау җыйган.

Фото: © Жанна Иркина
Практикумда катнашучылар спикерларны гына тыңлап калмады, телефонда видеороликлар монтажларга да өйрәнде. 150 катнашучының һәрберсе көн дәвамында үзенең видеотарихын төшереп һәм монтажлап өлгерде. Алар үз роликларын спикерларга тәкъдим итте һәм семинар тәмамлангач, укыту курсын уңышлы узу турында сертификат алды.
Видеосторителлинг – «Татмедиа» редакцияләре эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Телевидение хезмәткәрләре дә, газета журналистлары да телефонга төшереп, вертикаль роликларны үзләре монтажлый. 2025 елда «Татмедиа» редакцияләре ясаган видеотарихлар социаль челтәрләрдә 60 миллионнан артык карау җыйган.
Практикумда «Саба таңнары» газетасы һәм «Саба дулкыннары» ТРК журналистлары да катнашып, үзләренә зур тәҗрибә туплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-daulat-sovetynda-yas-grazdannarga-berence-pasportlar-tapsyrdylar-5915654
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев