Сабабаш мәктәбе укучысы Илшат Юнысов "Киләчәккә билет" республика иншалар конкурсында 2нче урынны яулады
Өченчекөн "Иннополис" махсус икътисадый зонасында VII-X сыйныф укучылары арасында үткәрелган һөнәрләр турында "Киләчәккә билет" республика иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. "2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" ярдәмче программасының бер чарасы булган бәйге 4 номинациядә барды. "Киләчәк һөнәре" номинациясендә Сабабаш төп мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Илшат Юнысов "Хыялым профессиясе"...
Өченчекөн "Иннополис" махсус икътисадый зонасында VII-X сыйныф укучылары арасында үткәрелган һөнәрләр турында "Киләчәккә билет" республика иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. "2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" ярдәмче программасының бер чарасы булган бәйге 4 номинациядә барды. "Киләчәк һөнәре" номинациясендә Сабабаш төп мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Илшат Юнысов "Хыялым профессиясе" исемле шигъри калыптагы инша белән 2нче урынны алды. Җиңүчеләргә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы призлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев