Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада балалар төнлә урамда йөрүләрен спорт күнегүләреннән кайтулары белән аңлатканнар

Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында полициядән кергән 17 материал каралды. Мәктәп укучыларының кичке уннан соң урамда йөрүләрен тыйган закон 2010 елдан ук гамәлдә. Әмма полиция хезмәткәрләре "комендант сәгате" чиген узып, урамда йөргән укучыларны тоткарлап торалар. Аларның комиссия утырышына чакырылган әти-әниләре (Сабадан) балаларның...

Саба муниципаль районы балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында полициядән кергән 17 материал каралды. Мәктәп укучыларының кичке уннан соң урамда йөрүләрен тыйган закон 2010 елдан ук гамәлдә. Әмма полиция хезмәткәрләре "комендант сәгате" чиген узып, урамда йөргән укучыларны тоткарлап торалар. Аларның комиссия утырышына чакырылган әти-әниләре (Сабадан) балаларның төнлә урамда йөрүләрен спорт күнегүләреннән кайтулары белән аңлаттылар. Спорт белән дус булуны хупламый булмый, әлбәттә, әмма әти-әнигә һәрвакыт балаларын нык­лы контрольдә тоту сорала. Әлеге материаллар буенча карар чыгарганда егетләрнең барысы да тәртипле гаиләләрдән булуы, белем бирү учреждениеләреннән уңай характеристика бирелүе исәпкә алынды. Утырышта Саба гимназиясе тарафыннан башлангыч сыйныф укучысына мөнәсәбәтле язылган гариза тикшерелде. Ул бала күп тапкырлар мәктәпнең уставын бозган. Әлеге мәсьәләне комиссиянең алдагы утырышларында да әти, әни, бала катнашында яңадан ныклап тикшерергә дигән карарга киленде. Шулай ук утырышта ике балигъ булмаган балаларына карата начар үрнәк күрсәтеп, ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгән Әминовлар эше каралды. Бала тәрбияләүдә уңай якка үзгәрешләр күзәтелмәсә, катгый чара күреләчәге кисәтелде. Иске Икшермәдә яшәүче Вадим Бәшәровка да балигъ булмаган яшүсмерне алкогольле эчемлеккә җәлеп иткәне өчен комиссия каршында җавап тотарга туры килде. Сабада яшәүче опекун әби дә оныгының тәртипсезлеге аркасында озак еллар әлеге комиссия юлын таптарга мәҗбүр. Бу юлы да балигъ булмаган оныгының җәмәгать урыннарында аракы эчкән хәлдә тоткарлануы сәбәпле, 500 сум күләмендә штраф каралган беркетмә төзелде. Шәмәрдәндә яшәүче Азат Шакировның (исеме үзгәртелде) эчкечелек аркасында гаиләсенә карата кылган гамәлләре уйландырырлык. Бала тәрбияләүдәге вазифаны хәмер йогынтысына бирелмичә аек килеш үти алу да зур көч, җаваплылык соравын берәү дә онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X