Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада танылган галим, бакчачы Фарсель Зыятдинов белән очрашу узды

район китапханәсенең уку залында танылган галим, бакчачы Фарсель Зыятдинов белән очрашу узды. Очрашуда «Сөембикә", "Өлкәннәр" клубы әгъзалары, Саба халкы һәм авыл китапханәчеләре катнашты. "Яшәү тәме" исеме астында үткән очрашу кичәсе шул исемдәге презентация белән үрелеп барды. Очрашуда "Яз" нәшрияте директоры Миңнуллина Раушания Вәгыйзь кызы да катнашты. Фарсель Зыятдинов очрашуга килүчеләрнең...

район китапханәсенең уку залында танылган галим, бакчачы Фарсель Зыятдинов белән очрашу узды. Очрашуда «Сөембикә", "Өлкәннәр" клубы әгъзалары, Саба халкы һәм авыл китапханәчеләре катнашты. "Яшәү тәме" исеме астында үткән очрашу кичәсе шул исемдәге презентация белән үрелеп барды. Очрашуда "Яз" нәшрияте директоры Миңнуллина Раушания Вәгыйзь кызы да катнашты. Фарсель Зыятдинов очрашуга килүчеләрнең сорауларына тулы җаваплар бирде, автографлы китапларын бүләк итте. Әлеге чарада катнашучылар Фарсель Зыятдиновның танылган бакчачы икәнен һәм икътисад фәннәре докторы, КФУ професоры, галим, язучы, 45 ел радио һәм телевидениедә бакчачылык, икътисад буенча тапшырулар алып баручы, 26 китап авторы, Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР ның атказанган фән эшлеклесе турында да күп мәгълүмат алдылар. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X