Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада яшәүче Фәүзия Закирова унбиш еллап күркә тота торгач, аларның телләрен дә аңлый башлаган

Сабаның Тукай урамында яшәүче Фәүзия апаның күркәләрен балет биючеләренә охшатып кайттым мин. Иркен бакчага таралышканнар да нидер "гәпләшәләр" иде без кергәндә.

Безне күрүгә озын аяклары белән йомшак кына басып, канатларын җилпеп, бии-бии килеп тә җиттеләр. Башта хуҗалары Фәүзия апаның итәгеннән тарткаладылар, аннан соң безнең янда да кайнашырга өлгерделәр. Безгә карап ят тавыш белән нидер аңлатырга да тырыштылар әле.

- Ят кеше күрсәләр, шун­дый аваз бирәләр. Үзем ишегалдында йөргәндә дә бакча ягына шул авазларын ишетеп чыгам, нинди дә булса ятрак хәл була, - ди Фәүзия апа Закирова. Күркә асрауда тәҗрибәсе хәйран зур икән үзенең. Унбиш еллап тота торгач, телләрен дә аңлый башлаган. Аз-азлап үстерә-үстерә, инде илле башка кадәр җиткергәннәр.

-Узган елларны бу вакытта күркә ите ашый торган идек инде. Быел әле җитешмәде, ноябрь азагына гына өлгерерләр. Башка елны мартның унбишендә алып кайта идек. Майның ундүртендә генә Яшел Үзән ягыннан алтмышны алып кайтты балалар, иллесе йөреп тора әле. Бер бәбкәне ике йөз илле сумга сатып алган идек.

- Ничә көнлекне аласыз, Фәүзия апа?

- Без ел саен бер көнлек чактан ук алабыз. Алып кайткач та, берәр ай чамасы мунчада яшиләр. Аларга кечкенә чагында 30-35 градус җылы кирәк бит. Аннан соң көннәр җылыта башлагач, акрынлап ояларга күчерәбез. Пешкән йомыркага ипи йомшагы кушып, карабодай ярмасы пешереп ашатам, эремчек, сөт тә биргәлим.

-Хәзер ни белән тукланалар?

- Ел саен күркәләргә, чебиләргә, тавыкларга өч тонна икмәк сатып алабыз. Бодай белән арпаны пешереп, көрпә белән болгатып бирәм хәзер, тары ярмасы куйсаң, аны да яратып ашыйлар. Бакчадагы печәннең беренче катын чаптык та өеп куйдык, аны да ашап бетерделәр. Үләннең кипкәнен, кип­мәгәнен дә яраталар. Вак таш - иң яраткан ризык­лары, бүтәкәләренә ки­рәкле матдәләр бар икән анда, койма аша чыгып, күршенең комын да чем­ченеп керәләр әле. Гәүдәләре зур булса да, чебидән күбрәк ашыйлар димәс идем. Аермасы шунда: чеби тиз өлгерә бит, ә болар башта сөяк үстерә. Узган ел иң зурысы унтугыз килограммга кадәр җитте.

- Күркәләрне биләмче кошлар диләр бит, ялыктырмыйлармы?

- Алар тәртипле, безне­келәр биләмне яратмый. Мин бакчага чыгу белән яныма килеп җитәләр. Гел өйдә тик ятып та булмый, оешып бетәсең тик утырсаң. Гел-гел гәҗит укып та утырып булмый, намаз вакыты да билгеле генә, болай, ичмаса, бер шөгыль.

- Бу кадәр күркәне ничек кулланып бете­рәсез, ите дә корырак бит?

- Ашатуың җитсә, ко­ры булмый. Шулпасы бик тәмле, иттарткычтан чыгарып кәтлитләр пешерсәң дә ярый.

Ит сатып алган юк инде, күчтәнәчкә дә китеп бетә. Аннан соң аның итендә холестерин юк, диләр бит, файдасы бик зур ди.

Күркәләр дөньясында без­­не гаҗәпкә калдырган­ та­гын бер үзенчәлек - ата күркәләрнең күк­рәк­ләрен­дә тимер кыл үсүе. Аның кирәклеге ни өчен икәнен белә алмадым. Шу­лай да, күркәләрне эшкәрт­кән вакытта, йоны кебек йолкынып кына чыкмый, кисеп алырга туры килә икән.

Күркәнең чебиләрен алып кайткач та, сарымсакны сытып, пипетка белән шуның суын тамызам, дигән иде бер күркә асраучы. Менә шуны эшләрмен дип уйлаган идем, оныттым шул. Организмнарын ныгытыр өчен кирәкледер ул, киләсе елга күркә асрарга җыенучыларга да киңәш итеп әйтим әле, - дип киңәшләрен биреп озатты без­не Фәүзия апа.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев