Сабада яшьләр парламенты әгъзалары өчен тренинг һәм белем бирү семинары узды
Чарага районыбызның таланты яшьләре җыелды.
2 нче март көнне Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары өчен тренинг һәм белем бирү семинары булып узды. Әлеге чараның максаты булып:
- катнашучыларга командада уңайлы урын сайлаганда ярдәм итү;
- бердәм эшли белү һәм агымдагы проблемаларны бергә хәл итә белү.;
- командада психологик һәм эмоциональ бергәлекнең оптималь дәрәҗәсен җайга салу;
- Татарстан Республикасында үткәрелә торган грант бәйгеләрен тәкъдим итү;
- грант алу өчен гаризалар язу һәм рәсмиләштерү буенча гамәли тәкъдимнәр.
Чыганак һәм фотолар:http://saby.tatarstan.ru/tat/photosaby.htm/photoreport/6277999.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев