«Сабага нигез салган Мәмәт бабам»
Шәҗәрә – буыннар чылбыры
Очрашкан, таныш, белгән кешеләр миннән еш кына: “Синең тарихи, шәҗәрәләр турында уртаклашкан язмаларың матбугат битләрендә чыгамы?” – дип сорыйлар. “Тормыш юлым белән дә кызыксыналар. Аларга кыскача гына: “Гомерем салкын чишмә сулары төсле, акты да үтте”, – дип җавап кайтарам. Ә үзем уйланам. Чыннан да, бигрәк тә олы яшьтәгеләрнең тормышы, тарих, кешеләрнең шәҗәрәләре турында язарга яратам. Эзләнәм. Күп очракларда Казан һәм башка шәһәр архивларына кадәр барып җитәм.
Үзем төп Байлар Сабасы кешесе буларак, бик борынгы нәсел җепләрем дә шушы район үзәге белән бәйләнгән. Хәтта XVIII йөздә авыл да борынгы бабамның исеме белән “Мәмәт Бушлыгы” диеп йөртелгән. Әтием, матрос Мәхмүт Бөек Ватан сугышында 1942 елдан Ленинград камалышы ачысын- төчесен татыган кеше. 1942 елда “За оборону Ленинграда” медале белән бүләкләнгән. Күрсәткән батырлыклары өчен күп кенә медальләр иясе. Берничә тапкыр яраланган. 1947 елда хәрби хезмәттән кайткач, 1949 елда авырый башлый. Әнием Килдебәк авылыннан. Байлар Сабасына килгәч, күп урыннарда эшләгән. Шул елларда күрсәткән хезмәт батырлыклары өчен ике медаль белән бүләкләнгән.
Яшьли туганнарсыз калу
1964 елда I сыйныфка укырга кергәч, әтием, абыйларым Харис һәм Сәүбән белән бакча башына – елга кырыена: “Һәрбер гаилә кешесенә – бер агач “ – диеп, җиде нарат утырттык. Сеңлебез Ләлә дә бар иде. Безне күбесенчә әтиемнең әнисе Галимә әби тәрбияләде. Ул бик укымышлы карчык, русчаны да су урынына эчә иде. Безгә төрле яктан югары дәрәҗәдә булган белемен иңдерергә, өйрәтергә тырышты. Байлар Сабасы тарихын яхшы белә иде. 1966 елда бакыйлыкка күчте. Бик авыр кичердем яраткан әбиемнең үлемен, аның урынын минем тормышымда беркем дә алмаштыра алмады. 1968 елда кечкенә абыем Сәүбән дә “суларга төшкәндәй” безнең арабыздан китеп югалды. Әтием белән әнием ничек кичерделәр микән соң бу югалтуны? Хәзер дә хәтерлим, сугыш михнәтен күреп, үлем белән күзгә-күз очрашкан әтиемне какшатты бу хәсрәт. 1975 елда мине Совет Армиясе сафларына алдылар. Тыныч кына хезмәт иткәндә, 1976 елның март аенда, 52 яшендә әтием вафат булды. Аны җирләп килеп, ярты ел да хезмәт итмәдем – әнием Минсрүрнең үлеме турында хәбәр алдым. 1977 елның язында хәрби хезмәтемне тәмамлап өйгә кайттым һәм көз көне Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән сеңлем Ләләне тәҗрибә кырында машина таптады. Кеше башына бер килсә килә бит ул! Сеңлемнән соң, мине бөтенләй ялгыз калдырып, олы абыем Харис та китеп барды. Менә шундый авырлыклар узды башымнан. Тормыш юлым сүз белән генә аңлата торган түгел. Авыр булды яшь килеш үземнең иң якын туганнарымны югалту.
Югалтулардан – табышка
Менә шушындый югалтулар мине шәҗәрәбезне эшләү юлына этәрделәр дә инде. Нәрсә дигән сүз соң ул? Бүгенге татар әдәби телендә бу сүзнең төп мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигәнне аңлата. Төп мәгънәсе шул. Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну элек-электән дөньядагы күп халыкларга билгеле. Төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда, урысларда шәҗәрәләр булдыруның күп гасырлык тарихы бар. Шәҗәрәләр белү, язу белән таныш булмаган вакытларда ук, күп халыкларга мәгълүм була. Галимнәрнең тикшерүләренә караганда, Тын океан архипелагларындагы абориген халыкларда 80-90 буыннаргача нәсел тарихларын белгән күп кешеләр яши. Бу аларга кардәш-ырулар никах мөнәсәбәтләренә керүдән саклану өчен кирәк. Ә кайбер халыкларда шәҗәрә милеккә һәм хакимияткә хокук документы булып саналган. Татар югары катлау вәкилләре XIX гасырга кадәр үзләренең хокукларын архивларда яткан шәҗәрә текстларыннан күчермәләр ала-ала дәгъва иткәннәр. Татар халкы бүгенге көндә дә үзенең тарихи ватанында, ягъни халык булып формалашкан әүвәлге Дәшти Кыпчак җирендә яши. Татар халкында – шәҗәрәләр белү, язып бару шундый матур бер борынгы традиция. Нәсел агачын барлау белән шөгыльләнгәндә туып-үскән ягың тарихына да кереп китәсең. Үземнең шәҗәрәм, Байлар Сабасы (Мәмәт Бушлыгы) тарихы турында кешеләр, мәктәп укучылары белән очрашуларым вакытында еш сөйлим. Сорауларын тыңлап җавап бирәм һәм дә аларның шушы тема белән кызыксынуларына шатланып куям. Әйе, яшь һәм урта буын вәкилләренең шулай кызыксынуын урындагы тарихчыларның уңышы дип бәялим.
Дәүләт архивларында салым түләүче халык санын алган актлар саклана. Алар патша әмере буенча башкарылганнар һәм берсе дә еллар аралыгы буенча планлы рәвештә үткәрелмәгәннәр. Алар “Ревизские сказки” дип аталалар. Шуларны укый белгән, аңлаган кешеләргә үз шәҗәрәләрен төзергә мөмкинлек ачыла.
Безнең гаилә шәҗәрәсен төзи башлаганчы, мине тәрбияләп, яшь вакытымда миңа күпмедер белем, тарих серләрен иңдергән яраткан әбиемнең: “Улым, безнең нәсел бик борынгы. Ул бу авылга беренче күчеп утырган Мәмәт (Мөхәммәт) бабаңнан башлана”, – дигән сүзләрен искә төшердем. Тарих белән кызыксынуыма баштагы чорда Саба тарихчысы Равил абый Гомәровның булышлыгы да зур роль уйнады. Әйе, гаиләбез күптән бакыйлыкка күчсә дә, иң өлкән кеше буларак, башта әбием Галимәнең әтисе Зариф һәм әнисе Зөһрәбикә ягыннан булган шәҗәрәләремне төзүне беренче бурычым итеп куйдым.
Майкы (Байкы) би –
борынгы бабам
Әйтеп узганымча, Зариф бабай ягы шәҗәрәсе Мәмәт бабаема барып тоташып, аннан да тирәнрәк кереп, ерак борынгы бабайларымны табып эшләнде. Беренче буында 1120 елда туган һәм Чынгыз хан гаскәрендә хезмәт иткән Майкы (Байкы) би тора. Ул Уйшин кабиләсенең башлыгы булган. Татар, казах, каракалпак һәм башка төрки халыкларның этник тарихында якты эз калдырган шәхес. Чынгыз ханның көрәштәше булган, Жучи хан гвардиясе башында торган, Батый ханга хезмәт иткән. Моны XIII гасырда күренекле тарихчы Рашидетдинның кулъязмасы раслый. Байкы биның дәвамчылары Казан ханлыгының югары катлавына кергән морзалар булганнар, урта гасыр дәүләтенең дини элитасын тәшкил иткәннәр. Алар зур дин белгечләре, дини фәннәрдән белем биргәннәр. Әлеге шәҗәрәдә бу бабайдан башка аның әтисе һәм ике бабасы билгеле.
Әбиемнең әнисе Зөһрәбикә ягында беренче буын булып Ишмәмәт бабай тора. Аның улы Килмәмәт бик күренекле балта остасы булган. Гаиләсе өчен киемнәрне дә үзе теккән. Өченче шәҗәрәм әтием Мәхмүтнеке һәм аның башында Уразбахты бабам (1629 елгы) күрсәтелгән.
Улы, икенче буын вәкиле, Котлы оста аучы булган. Атып алган җанвар һәм шәхси хуҗалыгында күпләп асраган сарык тиреләрен бик оста эшкәртеп-иләп төрле кирәк-яракларга алыштырып көн иткән. Шимбә көнне оештырылган базарда сатуга чыккан. Бу һөнәр аның нәселендә буыннан-буынга гаилә кәсебе буларак тапшырылган. Дүртенче шәҗәрәм Килдебәк авылында туып үскән әнием Минсрүрнеке. Аның башында әнием ягыннан булган бабам Мөхәммәтзияр (1692 елгы) тора. Ул күп санда бал кортлары тоткан. Бу эш белән улы Габдулла да шөгыльләнгән. Шуның өстенә тәрәзә кысалары да ясаган.
Бу шәҗәрәләр кешеләре белән таныша барган саен үзеңнең нәсел-нисбәтеңдә кемнәр яшәгәнен, нинди һөнәр иясе булуларын күреп шатланып куясың. Беренче шәҗәрәм буенча алтынчы буында булган Гәбдерәшит Пугачёв восстаниесендә катнашканын һәм билгеле бер кешеләргә җитәкчелек иткәнен дә өстим әле. Кыю булганы өчен Булат исеме астында йөргән. Сигезенче буынга Мостафа бабай язылган. Ул 1832 елда туган. Патша армиясендә унтер офицер булып 25 ел хезмәт иткән. Аның Зөһрәбикә исемле кызы – әбием Галимәнең әнисе. Ул әби дару үләннәрен бик яхшы белгән һәм кешеләрне дәвалаган. Шулай ук “кендек әби” булып балаларга якты дөньяга килергә булышкан. Тугызынчы буында Советлар Союзы Герое Гали Закиров язылган. Ул 1910 елда Байлар Сабасында туган. 1944 елның 10 гыйнварында Герой исеме бирелә, февраль аенда һәлак була. Сабаның төп урамы аның исемен йөртә. Шулай ук тугызынчы буында Байлар Сабасында күмәк хуҗалыклар оешканда башлап йөрүче авыл активисты һәм хәбәрчесе Йосып улы Закир язылган. Аңа кулаклар һөҗүм оештыралар: беренчесендә пистолеттан аткан пулялар тими, аннары пычак белән чәнчеп үтерәләр. Аңа 36 яшь була. Шулай ук Байлар Сабасының үзәк урамы аның исемен йөртә. Бу шәҗәрәләрдә бик күп ир-атлар, шулай ук бер хатын кыз – Банат апа (аны сугыш беткәч Польшада танк белән таптатып үтерәләр) Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булганнар. Шулай ук балта осталары, көмешчеләр, тегүчеләр, күмәк хуҗалык эшчәннәре, хисапчылар, читкә китеп урнашучылар (Оренбург өлкәсе Каргалы һәм Чебенле авылларын оештыру) күп санда язылганнар.
Хәзер һәр халыкның милли-мәдәни традицияләрен яңарту турында күп язалар һәм сөйлиләр. Без татар халкында шәҗәрәләр белән кызыксынуны көчәйтмәсәк, аны читтән килеп башкалар эшләмәсләр. Шуңа күрә шәҗәрәләр буенча, тарих буенча белгән белемнәребезне яшь, яңа үсеп килүче буыннарга да сөйләргә, аңлатырга кирәк.
Муса Абдуллин.
Байлар Сабасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев