Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада язны каршылыйбыз: ярминкәгә барабыз, майлы ботка, уха ашыйбыз, уеннарда катнашабыз

Быел март ае көйсез кияү шикел­ле холкын күрсәткәч, Нәүрүз бәйрәме дә соңарды.

Ниһаять, кыш чигенергә җыена. Район үзәгендәге оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре белән Нәүрүз бәйрәме үткәрү буенча киңәшмә үткәргән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев та үзенең чыгышында атна ахырында көннәрнең матурланачагына басым ясады. Шулай итеп, 30 март - шимбә көнне район үзәгендә кышны озатып, язны каршылаячакбыз һәм ярминкәгә чыгачакбыз. Бик күңелле булачак. Дөге, тары, борай боткалары, уха пешәчәк, шашлык кызачак, оешма-предприятиеләр 14 төрле спорт бәйгесе үткәрәчәк, Саба мәдәният йорты хезмәткәрләре Нәүрүзне бар йоласына туры китерәчәк. Т.Шәрәфиев язгы каникул көннәрендә укучыларны да чараларга актив тартырга кирәклеген искәртте.

Ярминкә иртәнге 7дә үк, ә Нәүрүз сәгать 10да башлана. Соңга калмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саба нәүрүз йола яз кыш