Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар Фәнис Яруллинның җәмәгате Нурсөя ханымның хәлен белергә барган

Ноябрь аенда Эзмәдә яшәүче лаеклы ялда булган 40 хатын-кыз Казан шәһәренә сәяхәткә бардык. Иң элек Мәрҗәни мәчетенә барып гыйбадәтханә белән таныштык, намаз, догалар укыдык. Аннан татар халкының сөекле улы, үзеннән соң үлмәс әсәрләр генә түгел, фаҗигале язмышы белән батырлык үрнәге дә калдырган Фәнис Яруллинның җәмәгате Нурсөя ханымның хәлен белергә бардык....

Ноябрь аенда Эзмәдә яшәүче лаеклы ялда булган 40 хатын-кыз Казан шәһәренә сәяхәткә бардык. Иң элек Мәрҗәни мәчетенә барып гыйбадәтханә белән таныштык, намаз, догалар укыдык. Аннан татар халкының сөекле улы, үзеннән соң үлмәс әсәрләр генә түгел, фаҗигале язмышы белән батырлык үрнәге дә калдырган Фәнис Яруллинның җәмәгате Нурсөя ханымның хәлен белергә бардык. Татар хатын-кызларының барлык күркәм сыйфатларын үзенә туплаган, мөлаем Нурсөя ханымда авыл күчтәнәчләре калдырып, изге күңелле шәфкать иясе белән очрашудан онытылмас тәэсирләр алдык. Кич белән Кәрим Тинчурин исемендәге академия театрында "Күрәсем килгән иде" дигән гыйбрәтле спектакль карап, гаҗәеп матур бина белән хозурландык. Күңелле, бары матур тойгылар гына калдырган сәфәребез тәэсире безнең күңелебездә матур бер бизәк булып урнашты.

Мәдинә Исламова,

Эзмә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X