Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабалылар "Ватан" конкурсыннан зур җиңүләр белән кайттылар

Районыбыз үзешчәннәре Казанда үткәрелгән "Ватан" Республика яшьләр халык иҗаты фестивалендә катнашып уңышлар белән кайттылар. Шыңар авыл мәдәният йортының "Илһам" иҗат төркеме (нәфис сүз) 1 урын, "Каз канаты" фольклор коллективы (җитәкчесе Әлфия Шайдуллина) - Ш урын, Шәмәрдәннән Миләүшә Сәгъдуллина (вокал-соло) - П урын, район мәдәният йорты "Дулкын" бию коллективы (җитәкчесе Альбина...

Районыбыз үзешчәннәре Казанда үткәрелгән "Ватан" Республика яшьләр халык иҗаты фестивалендә катнашып уңышлар белән кайттылар. Шыңар авыл мәдәният йортының "Илһам" иҗат төркеме (нәфис сүз) 1 урын, "Каз канаты" фольклор коллективы (җитәкчесе Әлфия Шайдуллина) - Ш урын, Шәмәрдәннән Миләүшә Сәгъдуллина (вокал-соло) - П урын, район мәдәният йорты "Дулкын" бию коллективы (җитәкчесе Альбина Мөбәрәкҗанова) - Ш урын, кул эшләре (Декоратив гамәли сәнгать) белән Шәмәрдәннән Роза Карямовна - Ш урын, "Яшьлек" халык бию коллективы (җитәкчесе Альбина Мөбәрәкҗанова) дипломант исеме алып кайттылар. Бу конкурста шулай ук Олы Шыңар урта мәктәбенең "Зифа" вокаль ансамбле дә катнашты һәм вокал номинациясендә III урынны яулады (җитәкчесе Фәннур Галимов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев