Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сабантуена бирнә җыйганда егетләр яшь кызлардан кулъяулык сорыйлар, ә без кача идек»

Сабантуйлар белән безне иң якты хатирәләр бәйли. Милли бәйрәмнең һәркемнең күңелендә тирән уелып калучан онытылмас истәлекләре була...

Әлфия Солтанова (Кече Кибәче):

Мин үзем чыгышым белән Татар Икшермәсе авылы кызы. Безнең авыл элек-электән Сабан туйларын гөрләтеп уздыра иде. Минем әтием Сәгыйть атларны чабышка әзерли, абыем Самат, Ике Басу Арташ авылыннан  әти ягыннан туганнарыбыз Мөдәрис белән Фаяз ай буе кич белән ярышка әзерләнәләр иде. Әтием белән әнием бик кунакчыл булдылар. Әти, әни ягыннан 2-3 буын туганнарыбыз  Сабантуй көнне безгә кунакка киләләр. Үзебез дә- 8 бала, 30ар кеше бездә куна калалар иде, урын җитми, без печәнлеккә менеп йоклый идек. И күңелле чаклар!.. Сабантуена бирнә җыйганда егетләр яшь кызлардан кулъяулык сорыйлар, ә без кача идек. Бервакыт кар базына төшеп качтык, туңып беткәнне хәтерлим. Татар Икшермәсендә хәзер дә Сабан туйлары гөрләтеп уза, бердәм халык яши анда. Инде дөньялар тынычлансын, сугышлар туктасын, Йә Раббым, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев