Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйда Кыр батырлары да хөрмәтләнәчәк

Сабантуе алдыннан районда чәчүлекләрне кабул итү булды.

Ветеран җитәкче-агрономнар,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, тармак  белгечләреннән төзелгән 10  комиссия берничә көн дәвамында районның барлык хуҗалыклары кырларын йөреп чыкты. Бөртекле культураларның шытып чыгуын, чүплелеген  тикшерделәр һәм сыйфат буенча баллар куелды.  Җитәкчеләре үз хуҗалыкларындагы язгы һәм көзге культураларның торышын күршеләренеке  белән чагыштырып карау мөмкинлеге алды. Баллардан чыгып чәчүдә катнашкан  механизаторлар  арасында  кыр батырлары билгеләнде. Алар район Сабантуе  мәйданында хөрмәтләнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев