Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Сабантуй”да атта йөрергә өйрәнүче укучылар арасында ябык турнир үтте

Эшчәнлеген күптән түгел генә башлауга карамастан, безнең "Сабантуй" комплексы укучылары спортның киң дөньясында кайнап, бәйгеләрдә катнашып, матур уңышларга ирешә. 26 июньдә "Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Кира Игнатова җитәкчелегендәге атта йөрергә өйрәнүче укучылар арасында ябык турнир үткәрелде. Ярышта балалар ел буена алган белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Ат спорты...

Эшчәнлеген күптән түгел генә башлауга карамастан, безнең "Сабантуй" комплексы укучылары спортның киң дөньясында кайнап, бәйгеләрдә катнашып, матур уңышларга ирешә.
26 июньдә "Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренеры Кира Игнатова җитәкчелегендәге атта йөрергә өйрәнүче укучылар арасында ябык турнир үткәрелде. Ярышта балалар ел буена алган белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Ат спорты белән шөгыльләнү күп вакытны алып, бик күп тырышлыклар таләп итсә дә, укучылар сынатмады. Барысы 16 этаптан торган программа күрсәткечләрен үтеп, Айрат Әхмәтвәлиев - 1нче, Алинә Зәйнуллина - 2нче, Наталья Бәйрәмова 3нче урынга лаек булдылар. Башкалар да ярышларның төрле этабында үзләрен күрсәтә алды. Аларның һәркайсы төрле номинациялардә урын алып, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнде. Ярыш тәмамланганнан соң, балалар түгәрәк өстәл артына җыелышып үзләренең чыгышлары турында фикер алыштылар.
Шунысы сөенечле, райондашларыбыз арасында балалар өчен ярышларның иганәчесе булырга теләүчеләр дә бар. Әлеге турнирга "Сабагро" җәмгыяте җитәкчесе Фәрит Нигъмәтҗанов ярдәм күрсәтте. Мәктәбебездә балаларның шат авазлары яңгырап торсын!
Илсөяр Әхтәмҗанова,
"Сабантуй" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев