Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның иң яхшы эшләүче балалар бакчаларын билгеләп үттеләр

Күптән түгел Олы Арташ "Карлыгач" балалар бакчасында мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре мөдирләре өчен "Белем сыйфаты белән идарә итү" темасына семинар үткәрелде.

Биредә бакча мөдире Гөлсәрия Җәләлетдинова бакча эшчәнлеге белән таныштырды. Семинарның икенче өлешендә әлеге бакчада тәрбияләнүче балалар белән интеграль шөгыль һәм күңел ачу чарасы тәкъдим ителде. Шөгыльләр федераль дәүләт таләпләренә нигезләнеп, заманча технологияләрне кулланып үткәрелде. Биредә шулай ук ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин, Сабаның "Кыңгырау" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Флюзия Халитованың да чыгышлары тыңланды.

Семинарны йомгаклап, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия буенча әйдәп баручы белгече Айгөл Димөхәммәтова чыгыш ясады. Федераль таләпләр нигезендә төзелгән укыту программаларындагы үзенчәлекләр, планлы тикшерү нәтиҗәләре, электрон сайтлар белән таныштырды һәм әлеге юнәлештә аеруча яхшы эшләүче балалар бакчаларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X