Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның кайбер авылларында шәхси хуҗалыклардан аракы һәм спирт исе килгән сыеклык сатучылар барлыгы ачыкланган

Республикада алкоголь белән агуланып ел саен йөзләрчә кеше үлә.

Безнең районда да бу мәсьәлә актуаль булып кала. Мисалга, быел март аенда техник спирт белән агуланып, 1973 елгы Тимершык авылы кешесенең, апрельдә Шәмәрдәндә яшәүче 60 яшьлек П.ның һәм 41 яшьлек Ш.ның гомере өзелде. Мондый аяныч хәлләр соңгы айларда да теркәлде. "Идән асты" аракысы сәүдәсенең яшәп килүе аркасында кешеләр суррогат эчемлек корбаны була. Җитди вәзгыятьне күздә тотып, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге районда спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен кисәтүгә аеруча зур игътибар бирә. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә быел законсыз алкоголь продукциясе әйләнешенең 20 факты ачыкланды һәм җиңел кәсеп белән шөгыльләнүчеләрдән 211,7 литр спиртлы эчемлек алынды. Административ җаваплылыкка тартылучылар аракыны законсыз рәвештә кибетләрдән (4 очрак), шәхси йортлардан (9 факт) сатканнар. Легаль булмаган алкоголь продукциясе бер автомобильдән дә алынды. Инде яшәү урыннарын күрсәтсәк, шәхси хуҗалыкларыннан аракы һәм спирт исе килгән сыеклык сатучылар -Саба, Шәмәрдән, Лесхоз, Тимершык, Олы Арташ авыллары кешеләре. Россия законнары кулланучыларның сәламәтлекләренә һәм тормышларына куркыныч тудыручы һәм иминлек таләпләренә җавап бирмәүче продукцияне һәм товарларны сату, ташу, саклау һәм җитештерү буенча эшчәнлекне җинаять төркеменә кертә. Әлеге эшчәнлек өчен РФ Җинаятьләр кодексының 238нче маддәсе буенча җаваплылык каралган. Быел шул маддә нигезендә куркыныч алкоголь продукциясе сатучы 5 кешегә карата эш кузгатылды һәм алар тиешле җәзаларын алдылар. Моннан тыш 10 беркетмә чара күрү өчен җәмәгать судьяларына җибәрелде. Куркыныч гамәлләрнең тагын берсе - балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек сату. Әйтик, быел Шәмәрдәндәге "Кызыл калфак" кафесы официанты һәм Сабадагы шәхси кибет сатучысы 18 яше булмаган балаларга сыра биреп чыгарганда фаш ителделәр. Район эчке эшләр бүлеге мондый күренешләргә битараф булмаска, агулы суррогатлар белән сәүдә итү ноктасы, балигъ булмаганнарга аракы сату фактлары билгеле булганда, бу хакта полициягә хәбәр итәргә чакыра.

Илшат Зарипов,

полиция бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев