Сак булыгыз: тычкан чире!
Татарстанда быел геморрагик бизгәк белән авыручылар саны арта. Саба районында да 2024 елның гыйнвар аеның шушы чорына халык телендә тычкан чире дип аталган авыруның 10 очрагы теркәлде.
Шулар арасыннан 1үлем очрагы да бар. 2023 елның гыйнвар аена бер очрак та күзәтелмәде. 2023 елда Саба районында теркәлгән 45 (шуның 31е ир-ат, 14е хатын-кыз) геморрагик бизгәк авыруы йоктыручыларның 7се мәктәп яшендәге балаларга туры килә. Авыручыларның 31е үз хуҗалыгында зарарланган, 14е урманда йоктырган. Саба районында урманнарга якын авыл җирлекләре – Шәмәрдән, Саба, Иштуган, Лесхоз, Арташ биләмәләрендә барлыгы 98,13 гектарда кимерүчеләргә каршы агулар куелды. Шулай ук геморрагик бизгәк авыруының берьюлы биш очрагы күзәтелгән Сабабаш авылы мәктәбе биләмәсенә дә кимерүчеләргә каршы өстәмә профилактика чаралары уздырылды.
Тычкан бизгәген хантавируслар төркемә кергән вирус тудыра. Хантавируслар чыганагы булып вак имезүчеләр, нигездә кимерүчеләр тора. Безнең тирәлектә геморрагик бизгәк авыруын җирән кыр тычканнары тарата. Кыска койрыклы, 10 сантиметрга кадәр озынлыктагы кимерүчеләр нигездә катнаш һәм яфраклы урманнарда, әрәмәлекләрдә яшиләр. Еш кына азык запасына карап яшәү урыннарын үзгәртәләр.
Башлангыч чорда тычкан чирен грипп симптомнары белән бутарга да мөмкин. Авыру кискен башлана, температура кинәт кенә 38- 40 градуска күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану, баш авырту башлана. Шулай ук йөз, муен, гәүдәнең өске яртысының гиперемиясе (кызаруы), борыннан кан китүләр күзәтелә, бәвелдә кан барлыкка килә. Авырулар эч һәм бил тирәсе авыртудан зарлана. Авыручының бәвере кинәт кими, авыр очракларда бәвел бүленүе тулысынча туктала. Авыруны вакытында дәваламасаң, ул бөерләрне зарарлый, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Вирус белән зарарланган һава, тузан, ризык, су һәм кимерүчеләр белән туры бәйләнешкә кергәндә дә, тычкан авыруы кешегә җиңел генә йога ала. Шулай ук урманда җиләк һәм гөмбә җыйганда, табигатьтә ял иткән вакытта, авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда йоктыру куркынычы зур. Инкубация чоры 4тән 49 көнгә кадәр тәшкил итә (уртача 2-3 атна). Вирус кешедән кешегә күчми. Авыручыларның 70-90 процентын 16 яшьтән 50 яшькә кадәрге ир-атлар тәшкил итә. Авыру очраклары балаларда һәм хатын-кызларда сирәгрәк теркәлә. Нигездә геморрагик бизгәкнең җәйге-көзге чорда артуы күзәтелә. Йоктырганнан соң уртача 2-3 атнадан соң кеше авырый башлый. Авыруның беренчел билгеләре барлыкка килүгә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авыруны кисәтү максатында профилактик чаралар комплексын төгәл үтәү сорала. Урманнарга барганда савыт-саба һәм азык гигиенасын төгәл үтәргә, кимерүчеләр булырга мөмкин җирләрдән ераграк йөрергә кирәк. Әгәр өйдә яисә дачада бер атна дәвамында булмаганда, иң беренче чиратта бүлмәне җилләтергә, дезинфекция чараларын кулланып, бүлмәләрне һәм савыт-сабаны яхшылап юу зарур. Шәхси профилактика чараларын печән, салам, утын әзерләгәндә, яшелчә җыйганда да куллану мөһим. Кимерүчеләрнең торак йортларга һәм хуҗалык корылмаларына үтеп керүенә чик куярга, моның өчен металл челтәр белән вентиляция тишекләрен капларга һәм үтеп керү мөмкинлеге булган урыннарны цементларга кирәк. Үзегезгә, якыннарыгызга игътибарлы булу, гади генә таләпләрне үтәү дә зур күңелсезлекләрне урап үтәргә ярдәм итәр.
Илназ Фәсхетдинов,
ТР Гигиена һәм эпидемиология сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесенең Саба филиалы санитар-эпидемиология бүлеге мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев