Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: Татарстанда узган атнада өч кеше телефон мошенниклары корбаны булган

Казанда өч өлкән кеше телефон мошенниклары корбаны булган. Чираттагы җинаять очраклары Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында булган. Шулай итеп, 13 декабрьдә 22.30 сәгатьтә таныш түгел кеше Мәскәү районында яшәүче 63 яшьлек хатын-кызның өй телефонына шалтыраткан. Таныш булмаган ир-ат аның улының бурычлары булу сәбәпле, кыйнаганнар һәм аны коткару өчен акча...

Казанда өч өлкән кеше телефон мошенниклары корбаны булган. Чираттагы җинаять очраклары Казанның Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында булган.
Шулай итеп, 13 декабрьдә 22.30 сәгатьтә таныш түгел кеше Мәскәү районында яшәүче 63 яшьлек хатын-кызның өй телефонына шалтыраткан. Таныш булмаган ир-ат аның улының бурычлары булу сәбәпле, кыйнаганнар һәм аны коткару өчен акча кирәклеге турында хәбәр иткән. Җинаятьче төгәл сумманы хәбәр итмәгән. Нык борчылган ханым якындагы банкоматтан җинаятьчеләр номерына 34 мең сум күләмендә акча күчергән.
14 декабрьдә тагын шундый очрак Казанның Яңа Савин районында булган. 59 шьлек хатын-кыз җинаятьчеләрнең абонент номерына күңелсез хәлгә очраган туганына ярдәм итү өчен дип 13 мең сум акча күчергән.
Шул ук көнне Яңа Савин районында яшәүче тагын бер кеше мошенниклар корбаны булган. Аннары зыян күрүче Россия ЭЭМ ның Казан буенча Идарәсе "Гагарин" полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәч сөйләвенчә, таныш түгел кеше өй телефонына шалтыраткан һәм малаенын тавышы белән исерек кешене кыйнавын, ә анысы реанимациядә булуын белдергән. Аннары телефоннан сөйләшүне тикшерүче дәвам иткән имеш. Бу ир-ат ышанучан пенсионерга малаен коткару өчен 50 мең сум түләргә кирәклеген аңлаткан. Бу вакытта зыян күрүченең 20 мең сум акчасы гына булган, ә җинаятьчеләргә шул да җитә булып чыккан. Аннары пенсиоенр мошениклар счетына 20 мең сум акча күчергән.
Бүгенге көндә полиция хезмәткәрләре бу җинаять фактларын тикшерә һәм җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Россия ЭЭМ ның Казан буенча Идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев