Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сахалиндагы татар кешесе: Курил утрауларын Япониягә бирсәк, чик ачык кала

Рафис Сабирҗанов Кунашир утравында Татарстаннан килгән җитмешләәп кеше хезмәт итүен әйтте.

Курил утраулары Япониягә бирелгән очракта, дошман үтеп керү өчен чик буе ачык кала. Сахалин өлкәсендә Кунашир утравында хезмәт итүче Рафис Сабирҗанов “Татар-информ” агентлыгына шул шөбһәсен белдерде.

Ул Кунаширда коры җир гаскәрендә 2014 елдан бирле хезмәт итүен әйтте. “Татарстанның Кама Тамагы районыннан килдем. Башта бер ел хезмәт иттем, аннары контракт буенча калдым, 2020 елга кадәр әле тагын 1,5 елым бар, аннан соң тагын озайтырга ниятлим”, - диде.

Рафис Сабирҗанов Көньяк Курил утраулары Япониягә күчү ихтималына карата фикерен дә әйтте. “Утрауларны бирсәң, ул як ачык кала бит. Хәзер бит әле материкка керү кыенрак, һөҗүм була калса да, беренче безгә, аннары гына материкка керәләр. Ә болай, әйтик, дошман шундук материкка бәреп керә ала", - диде ул.

"Монда бит күпме кеше яши, гаиләләре белән торучылар, бизнесын ачкан кешеләр бар. Японнар килсә, алар монда тора алмый инде”, - дип борчыла ул. Аның фикеренчә, туризм ягыннан файда өчен дә Курил утрауларын Япониягә бирергә ярамый. “Мондагы матурлыкны кешегә дә күрсәтәбез бит. Курил утрауларын бирмәс өчен, мондагы халык та көрәшергә, фикерен әйтергә тиеш”, - диде Рафис Сабирҗанов.

Рафис  биредә үз теләге белән калганын әйтте. “Хезмәт хакы да әйбәт, тизрәк пенсиягә чыгасың. Табигате дә ошый. Татарстаннан 60-70 ләп кеше бардыр монда”, - диде.

  • Мәскәүдә Япония премьер-министры Синдзо Абэ һәм РФ президенты Владимир Путин Курил утрауларына - Шикотан һәм Хабомаиның язмышына бәйле сөйләшү башлады. Утраулар Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң СССРга бирелә. Солых килешүе төзелгән очракта, СССР утрауларны Япониягә бирергә ризалык биргән була. Шул вакыттан бирле Япония белән солых килешүе юк.

 

Фото: Рафис Сабирҗанов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев