Салым түләү - электрон формада
Федераль салым хезмәте 2014 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәт салымы түләүче барлык салым түләүчеләр (шул исәптән салым агентлары булып саналучылар өчен дә) әлеге төр буенча декларацияләрне бары тик электрон документлар әйләнеше операторы аша телекоммуникацияләр каналлары буенча тапшыру йөкләмәсе кертелүе турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы электрон документлар...
Федераль салым хезмәте 2014 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кыйммәт салымы түләүче барлык салым түләүчеләр (шул исәптән салым агентлары булып саналучылар өчен дә) әлеге төр буенча декларацияләрне бары тик электрон документлар әйләнеше операторы аша телекоммуникацияләр каналлары буенча тапшыру йөкләмәсе кертелүе турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы электрон документлар әйләнеше операторлары белән территориаль салым органнарының мәгълүмати стендларында, шулай республика идарәсе сайтында (www.r16.nalog.ru) танышырга мөмкин.
Ачкычны яңартырга онытмагыз!
Федераль салым хезмәте 63 санлы Федераль законга (06.04.2011) үзгәрешләр керү сәбәпле, 2014 елның 1 гыйнварыннан 2013 елның 1 июленә кадәр бирелгән электрон юл белән имзаланган документларның салым органнарында кабул ителмәячәге турында хәбәр итә. Көчәйтелгән квалификацияле электрон имза алу өчен сезгә үзегезнең элемтә операторларына мөрәҗәгать итү кирәк. Электрон имза ачкычын яңартырга онытмагыз.
Районара салым инспекциясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев