Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агымдагы елның ун аенда Саба районы буенча жирле бюджетка барлыгы 393,8 миллион сум салым җыелган

Халык эшмәкәрлеккә салым йөкләмәләре, аның гаделлеге, бюджет акчаларын рациональ файдалану мәсьәләләренә карата төрле карашта яши.

Шуңа да карамастан, салымнарны кичекмәстән түләргә кирәк икәнлеген дә аңлыйлар. Чөнки бюджет кәрҗине дә шулар хисабына тулылана.

Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара Россия Федераль салым инспекциясе - Саба, Кукмара, Теләче, Балтач, Мамадыш һәм Балык бистәсе районнарына хезмәт күрсәтә. Инспекция барлыгы 3089 юридик затка, 214594 физик затка хезмәт күрсәтә, шуларның 3751е шәхси эшмәкәр. Саба районы буенча 641 юридик зат, 33444 физик затлар, 620 эшмәкәр.

Салым хезмәтенең беренче һәм төп бурычы - нәтиҗәле дәүләт финанс контроле булдыру. Салым сәясәте - икътисади үсеш стратегиясенең мөһим инструментларыннан санала һәм аны тормышка ашыруда төп җаваплылык салым органнарына төшә. Шуңа да салым органнары хезмәткәрләре дәүләт һәм шәхси мәнфәгатьләрне аныклап, ике арадагы балансны саклый белергә, үзләренең компетенциясендәге эшләрне законга таянып хәл итәргә тиешләр.

Безнең хезмәтнең төп нигезен дәүләт алдындагы бурычларын намус белән үтәүче, үзләренә йөкләнгән эшнең мөһимлеген һәм җаваплылыгын аңлаучы кешеләр тәшкил итә. Салым системасы даими камилләшеп тора, дәүләт салымнарның салым түләүчеләр өчен хәлләреннән килерлек булуына омтыла. Шуңа да бюджетта салымнар вакытында һәм тулысынча түләнелә. Елдан ел Россия Федерациясе бюджетына салым кертемнәренең уңай динамикасы күзәтелә. Агымдагы елның ун аенда Саба районы буенча жирле бюджетка барлыгы 393,8 миллион сум салым җыелган.

Безнең эшнең төп принцибы - салым органнары салым түләүчеләр өчен. Түләүчеләр салым кертемнәрен вакытында һәм тулысынча башкарсыннар өчен тиешле шартлар тудырырга тырышабыз. Тагын да заманчарак һәм алдынгы ысуллар - электрон хезмәтләр тәкъдим ителә. Мондый хезмәтләр җыелмасы соңгы ике ел эчендә шактый тулыланды. Интернет челтәре аша аралашучы салым түләүчеләр саны арта бара. Хәзерге вакытта "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" интернет-технология ярдәмендә салымнар буенча бурычлар, исәпләнгән түләүләр суммасы турында мәгълүмат алырга була. Физик затлар Интернет челтәре аша үзенә уңайлы булган теләсә кайдан салымнар буенча булган бурычын тикшереп тора ала. Бүгенге көндә инспекция буенча егерме меңнән артык граждан үзенең "шәхси кабинеты" белән эш итә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була: узган елда байтак эшләр башкарылды, алда салым органнары хезмәткәрләре белән салым түләүчеләр арасындагы бәйләнешне сыйфатлырак итү буенча тагын да зуррак эшләр һәм планнар тора.

Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан салым хезмәткәрләренә һәм ветераннарына, салым түләүчеләргә ихлас котлауларны һәм изге теләкләрне юллыйбыз. Сезгә һәм якыннарыгызга шушы авыр да, катлаулы да хезмәт юлыгызда ышанычлы юлдашлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, алдагы көннәрдә уңышлар гына телибез.

Мулланур Миннебаев,

Татарстан Республикасы буенча 10нчы санлы районара Россия Федераль салым инспекциясе начальнигы.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев