Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым ташламасы бирелә торган кешеләрнең яңа категориясен булдырырга тәкъдим иттеләр

Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары, СССР һәм Россия Геройлары, инвалидлар, пенсионерлар һәм күп балалы аналар салым түләгәндә ташламадан файдалана.

Уллыкка яки опекага бала алган гаиләләр өчен җир салымын ташламалы рәвештә исәпләү тәртибен кертергә кирәк, дип саный Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров.

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков исеменә юлланган хатта шул турыда сүз бара. Бу хакта РИА Новости агентлыгы RT телеканалына сылтама белән хәбәр итә.

Парламентарий искәрткәнчә, хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары, СССР һәм Россия Геройлары, инвалидлар, пенсионерлар һәм күп балалы аналар салым түләгәндә ташламадан файдалана.

«Әлеге исемлеккә ташламадан файдаланучыларның яңа категориясен, атап әйткәндә, уллыкка яки опекага бала алган физик затларны кертүнең максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм. Алар тәрбиягә алынган бала балигъ булганчы җир салымын түләгәндә ташламадан файдалана алыр иде», - дип искәртте Федоров.

Инициатива авторы фикеренчә, әлеге чара уллыкка бала алырга әзер булган яки инде тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. 

Фото: архив/Солтан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев