Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәннең «Акварель» бию коллективы «Чатыр тауда җыен-2023» фестивалендә катнашты

Азнакай районында узган фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Рәсәйнең башка төбәкләреннән 3000ләп катнашучы һәм фольклор коллективлар чыгыш ясады.

8 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме төрки халыкларның традицион халыкара «Чатыр тауда җыен-2023» дигән халык иҗаты фестивалендә катнашты. Бәйрәмнең максаты яшьләргә халык музыка мирасын һәм милли фольклор традицияләрен саклау һәм тапшыру. Фестивальдә Татарстанның төрле районнарыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән коллективлар чыгыш ясадылар. Фестивальдә төрки телле халыкларның көнкүрешен чагылдырган мәйданчыклар эшләде, аларда төрле милләт вәкилләренең ишегаллары экспозицияләре, шулай ук күргәзмәләр, кул эшләре һәм милли ризыклар ярминкәсе тәкъдим ителде. Коллектив «Горский танец» биюе белән чыгыш ясады һәм фестиваль дипломы, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев