Саваплы баланнар
Әни балан бәлеше пешерергә җыена.
Пирогка ошаса да, безнең якта аны никтер бәлеш диләр. Кичә кичтән баланнарны чемләп, ягъни кечкенә сабакларыннан төшереп куйды. Баланнарны суда җебетелгән кара икмәккә кушып, шикәр комы өстәп, плитә өстендәге салмак утта пешереп алды. Йортларга газ плитәсе урнаштырганчы, чуен чүлмәккә салып, күмер миченә куя иде. Әнкәйнең мич, плитә яныннан киткәне дә юк. Көне буе пешеренеп, ничек арымый икән ул? Плитә өстендәге ялкынга карап ниләр уйлана икән? Әнә бүген дә камыр куя. Онын, маен, сөтен, тозын, чүпрәсен салып, камыр баса. Эшне һәрчак бисмилладан башлый. Шуңамы икән һәрчак камыры күпереп, тәмле булып пешә аның. Баланның сәламәтлеккә файдасы күп, ди әнкәй. Аннан ясалган төнәтмәне тиешенчә генә эчкәндә йөрәккә шифалы ди. Төнәтмәсен ясау бик гади. Бер литрлы банкага ике-өч аш калагы балан, чама белән шикәр комы саласың да, өстенә кайнар су коясың. Әни кичтән әзерләп куя да, шуны иртәнгә эчәбез. Бик тәмле, әчкелтем. Әмма артык күп эчсәң кан басымын уйната, ди табиблар. Яшьлек булгандыр инде, кан басымы үзен сиздермәде. Бәлеше дә шулай тәмле. Кайбер хуҗабикәләр балан пирогын заманчалаштырып, квас оны кушып ясый. Алай иткәндә, эчлеген болай ясыйлар: савытка аз гына су салып баланны салмак утта пешерәләр дә, иләк аша үткәрәләр. Төшләре иләкнең өске ягында кала, балан сыекчасы савытка төшә. Аннан соң шуны квас оны белән кушып, шикәр комы өстәп, эчлек ясыйсы. Ә безнең әни төше белән пешерә. Чөнки без шулай яратабыз. Әниләр, үзеннән бигрәк, баласы яратканны әзерли икән. Тик ул-кызларың гына иманлы булсын да, бәхетләреннән аермасын. Шундый изге теләкләр тели-тели, әнкәй балан бәлешенең камырын җәеп, эчлеген салып, чит-читләрен матурлап бизәкли. Чәнечке белән өслегенә бизәкләр ясап тишкәләп чыга да, кайнар мичкә куя.
Гөлләре дә, тормышы да җете кызыл булмады әнинең. Гади генә ал яраннар кебек күренер-күренмәс яшәде. Уңган-булганлыгы белән бервакытта да мактанмады. Шуңа микән бик күпләрнең күңел серләре аңа сыйды. Ал яраннар кебек бик күпләргә җылылык, самимилек өләшеп яшәде.
Яраннар гына түгел, бакчада шаулап үскән баланнар да бизәде аның яшәвен. Өй каршындагы бакчага баланнарны үзе утыртты ул. Тормышының балан төше кебек ачы вакытлары да булгандыр. Әмма беркайчан да ачылыктан йөзен җыермады.
-Балан, гөлҗимеш агачлары үзең үлгәннән соң да, кошлар җимешен ашаган саен савап языла да бит. Безгә генә түгел, кошларга да ризык кирәк, - дия иде, көзен икәүләп балан җыйганда.
Әниләрнең мәрхәмәте, мәхәббәте мәңгелеккә кала икән. Һәр анага да шулай яшәргә язсын. Кошларга да, кешеләргә дә игелекле булып. Кошлар да адәм балалары кебек, Аллаһ коллары бит. "Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм үзенең бик күп хәдисләрендә агач утыртуның, үсентеләр үстерүнең әһәмияте турында әйтеп калдырган. Анда, фәрештәләр агач утырткан һәр кешегә һәрдаим тәсбих әйтеп торачак, аңа кошлар утырып ял итсәләр дә, кешеләр һәм хайваннар ышыклансалар да савабы зур" - ди бит дин әһелләре.
Зәмирә Сәмигуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев