Сез хәерчеме
Русиядә хәерчеләр саны узган ел 3,1 млн. кешегә артып, барлыгы 19,2 млн. тәшкил иткән. Росстат белдергәнчә, бу - 2006 елдан бирле иң зур күрсәткеч. Шул рәвешле, илебез әкрен генә хәерчелектән күтәрелә башлаган чорлардагы, ягъни 2004 елдагы саннарга кире төшеп утырып маташа. Хәтерләсәгез, ул вакытта хәерчеләр 25 млн. чамасы - барлык...
Хәерчеләр дип, гаиләдәге бер кешегә айлык керем 9452 сумнан артмаганнар санала. 9452 сум исә - бүгенге уртача яшәү минимумы, ягъни җан асрау өчен кешегә бер айга шуның кадәр суммада акча кирәк.
"Русиянең икътисадый моделен үзгәртергә, аны үстерү юлларын эзләргә уйлаучы кеше булмаганлыктан, алга таба нефть бәясе төшә барган саен без хәерчелек буенча әле тагын рекордлар куячакбыз", - ди Төбәкләр проблемасы институты директоры Д.Журавлев. Аның сүзләренә караганда, безнең илдә икътисад проблемасы һаман да гади гражданнар хисабына хәл ителә. "Көн-батышта кеше хәерчеләнә башласа, байларның керемнәрен фәкыйрьләргә бүлә торган салым механизмнарын эшкә җигәләр. Русиядә исә авыр икътисадый процесслар беренче чиратта хәерчеләр җилкәсенә төшә", - ди эксперт.
Социаль сәясәт институт белгече С.Смирнов та халыкны хәерчелектән коткаруның бердәнбер юлы - икътисадны үстерү дип саный. "Социаль пособиеләр дә, авыр хәлле гаиләләргә төрлечә ярдәм дә, күп балалыларга акча-җир бирү дә, пенсия-стипендияләрне арттыргандай итү дә хәлне үзгәртми. Икътисадый кризис безне җиңеп килә һәм без әкренләп хәерчелек чокырына төшеп барабыз", - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев