Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез танышу игъланнарына ышанасызмы?

Быел җәйгә утыз биш яшемне тутырам. Шулай булса да әле бер тапкыр да егет кочагына кереп караганым юк.

Моңа көлеп караучылар да юк түгел. Хәзер унөч-ундүрт яшьтән егетләр белән йөриләр, син генә фәрештә түгелсеңдер, дип җаныма тияләр кайчакта. Ни диеп аңлатырга да белмим. Әлләни үлеп-бетеп гашыйк булырлык егетне дә очратканым юк. Әмма, яшь барган саен уйландыра, көн үткән саен гомернең бер көне үтеп китә бит. Үткәннәргә борылып карасаң, сыйныфташ хатын-кызлар белән чагыштырганда, минекендә бушлык, әрәмгә узган еллар, дим кайчагында. Төскә-биткә дә әлләни ямьсез түгелмен үзе. Әмма насыйп ярымны очрата алмадым әле. Егетләр белән аралашып-сөйләшкән саен алардан күңелем генә кайта.

Хәзер күбебезнең икенче тормышы интернет челтәрендә. "В контакте" сайтында кемнәр генә юк. Нинди генә милләт егетләре дуслыкка чакырмый. Бервакыт Казанда яшәүче татар егете яза башлады. Очрашуга чакырды. Хатыны белән аерылышкан, кызы барлыгын әйтте. Аерылышуларының сәбәбе - хатынының усал булуында. Дөньяның кеме генә юк бит, белеп булмый, әллән чыннан да явыз булгандыр, дип бик кызгандым мин бу ирне. Сөйләвеннән шул аңлашылды: күрше авылдан хәлле гаиләле кызга өйләнгән ул. Яшь парларга хатынның әти-әнисе шәһәрдән бер бүлмәле фатир алып биргән. Сигез ел яшәгәч аерылышканнар.

  • Хатынның әнисе, син ир түгел, без алып биргән фатирда бармакка бармак сукмый ятасың, дип җаныма тиде. Эшләгән акчамның тиененә кадәр өйгә алып кайттым, тәмәке тартмадым, аракыны эчкәли идем. Сугышып яшәп булмый бит инде, чыгып киттем. Йортка кергән ир, дип кимсеттәләр. Гомерем булса, йортлы хатын-кызга өйләнмим бүтән. Уртакка ипотекага алырбыз, син акыллы күренәсең, әйдә өйләнешеп карыйк, - диде.
  • Өйләнешкәнче бераз аралашыйк, - дип күрешергә ризалык бирдем. Гап-гади авыл егет, төскә-биткә дә ямьсезләрдән түгел, Аллага тапшырып сөйләшүне, очрашуны дәвам итәргә булдым мин. Әмма, без еллар буена бер-беребезне сынап торырга вакыт калмады, аның да, минем дә яшебез кырыкка таба бара. Вакытында балалар алып кайтып та үстерәсе бар, дип уйладым мин. Аның фатиры, машинасы юклыгына, алимент түләвенә дә исем китмәде. Икебез дә бергәләп эшләп торганда, ничек тә түләрбез. Иң мөһиме - күңелендә иманы булсын да, тормыш итәм дигән максатчан уй белән яшәсен, дип теләдем. Бер-бер артлы ике бәби алып кайтсак, бәлки әле хөкүмәт бүләге - бала капиталына да өлгерербез, дип уйладым. Тик, боларны мин генә уйлаган булып чыктым шул. Бер шалтыратуында әйтә бу миңа:
    - Минем төпле эш урыным булмагач, миңа ипотека бирмиләр, син үзең банкларга кереп белеш инде, бирсәләр ал, мин сиңа ай саен ун мең сум акча биреп барырмын, - ди.

Бу хәбәр бераз сәеррәк булса да, килештем. Бар кешегә дә тормыш тигез бирелми бит, дип хәленә керергә тырыштым. Банкка барып, фатир алырга, бер миллион сум кредит рәсмиләштерү өчен документлар җыя башладым. Минем өчен менә-менә өр-яңа тормыш башлангандай канатланып йөрдем ул көннәрдә. Аны да ошатканмындыр күрәсең, күңелгә кермәсә кредитка фатир алып, балалар үстерү турында хыялланмас та идем. Әмма шул балалар турысына килеп җиткәч, бөтен уй-хыяллар чәлпәрәмә килде. Бәлки бу минем өчен чыннан да бәхеткә дә булгандыр. Баштарак нык кайгырсам да, хәзер шулай дип уйлыйм. Документларны тапшырып, банктан акча күчерәсе көнне егетем әйтә:

  • Син ник бала алып кайтырга ашыгасың. Нәрсәгә алар безгә, үзебез өчен яшик, - ди бу миңа телефоннан.
  • Ничек инде, үзебез өчен. Аллаһ Тәгалә ир белән хатынны нәсел дәвам итәр өчен, балалар үстерер өчен яраткан бит. Картайган көнебездә кайгыртучыларыбыз булыр, - дим.
  • Вәт, оста син. Ике бала алып кайтып син өйдә эшләмичә генә декретта утырыр идең, ә мин кредит түләрменме, - ди.

Шушы сүздән соң мин аның башка сүзләрен тыңлап тора алмадым, нияте болай да аңлашылды кебек. Калтыранган кулларым телефон төймәсенә басканчы, "бәлки син, минем беренче хатыным кебек усалдыр. Усал булсаң ике бала, ипотека белән калдырам да китәм мин сине", дигән сүзләре генә ишетелде.

Чыннан да хатыны усал булгандыр, дип кызганып, хәленә керергә тырышып, бәлки аңлашып яшәрбез дип хыялланган егетнең шушы фикерләре күктән җиргә төшерде мине. Гомер-гомергә ир кеше гаиләсен кайгырткан. Ә хәзер...Югыйсә, мин яхшы тун, затлы машина да сорамадым. Юньле ирдән хатын китми, диюләре хак икән.

Миләүшә Сәлимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев