Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шахмат уйнарга яратучылар Лесхозга чакырыла

30 мартта Лесхоз урта мәктәбендә I-VI, VII-XI сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән өлкәннәр арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үткә­реләчәк. Бәйгенең максаты: шахмат уенын пропагандалау һәм популярлаштыру, көчле шахматчыларны ачыклау һәм аларның осталыгын күтәрү. Катнашучыларның үзләре бе­лән шахматлары булуы шарт. Ярышлар иртәнге...

30 мартта Лесхоз урта мәктәбендә I-VI, VII-XI сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән өлкәннәр арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үткә­реләчәк. Бәйгенең максаты: шахмат уенын пропагандалау һәм популярлаштыру, көчле шахматчыларны ачыклау һәм аларның осталыгын күтәрү. Катнашучыларның үзләре бе­лән шахматлары булуы шарт. Ярышлар иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Җи­ңүчеләрне һәм призерларны Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: щахмат

2
X