Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шекше "Хыял"ының хыялы тормышка ашты

Агымгы уку елында шәһәр, район, авыл мәк­тәп­ләрендә хор коллективларын барлау, аларның эшчәнлеген яхшырту, популярлаштыру максатыннан I Республикакүләм балалар хор коллективлары конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурс кысаларында коллективлар беренче тур өчен DVD дискка яздырылган видеоматериал җибәрергә тиеш булдылар. Шул видеоязмалар буенча икенче турга сайлап алулар үтте. Районыбыз мәктәпләре арасыннан безнең...

Агымгы уку елында шәһәр, район, авыл мәк­тәп­ләрендә хор коллективларын барлау, аларның эшчәнлеген яхшырту, популярлаштыру максатыннан I Республикакүләм балалар хор коллективлары конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурс кысаларында коллективлар беренче тур өчен DVD дискка яздырылган видеоматериал җибәрергә тиеш булдылар. Шул видеоязмалар буенча икенче турга сайлап алулар үтте. Районыбыз мәктәпләре арасыннан безнең Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбендәге Марина Маметова җитәкчелегендәге балалар хор коллективы әлеге республикакүләм конкурста катнашу хокукы алды. Укучыларыбыз беренче турны уңышлы гына үтеп, Казанда узачак икенче турга чакыру алдылар. Шулай итеп, 13 октябрь көнне Казанга юл тоттык. Баштарак, музыка мәктәпләре арасында югалып калсак та, максатыбыз башкаларны күрү, өйрәнү, тәҗрибә уртаклашу иде. Барлыгы 36 коллектив катнашты. Күбесе Балалар музыка мәктәбеннән килгән тәҗрибәле коллективлар, йә булмаса, мәктәптә музыка махсус тирәнтен өйрәнелүче коллективлар. Шулай да безнең укучыларыбыз каушап калмадылар, бик яхшы чыгыш ясадылар. Солистларыбызны һәм берничә укучыны аерым сайлап алып, яңадан да тыңлап карадылар әле. Дәүләт камера хорының сәнгать җитәкчесе М.Мөдәрисова безнең "Хыял" балалар хоры коллективының чыгышын бик югары бәяләде. Гади авыл мәктәбендә шундый коллектив булуына соклануларын яшермәделәр.

16 октябрь көнне исә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында мастер класслар күрсәтү, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булды. Безнең Шекше урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Хыял" балалар хор коллективына III дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды.

Алисә Гыймадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев