Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Шәмәрдәндә яңа ачылган чаңгы базасында берьюлы 150дән артык кеше чаңгы спорты белән шөгыльләнә алачак [+фото]

Районда физик культураны үстерү юнәлешендә күрелгән чаралардан Шәмәрдән дә читтә калмый. Узган җомгада биредә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат Геннадий Глушков, "Главтатдортранс" дәүләт учреждениесе директоры Эдуард Данилов катнашында чаңгы базасын ачу тантанасы булды. Спорт объекты, Шәмәрдәндә спортның әлеге төре шактый үскән булуын күздә тотып,...

Районда физик культураны үстерү юнәлешендә күрелгән чаралардан Шәмәрдән дә читтә калмый. Узган җомгада биредә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат Геннадий Глушков, "Главтатдортранс" дәүләт учреждениесе директоры Эдуард Данилов катнашында чаңгы базасын ачу тантанасы булды. Спорт объекты, Шәмәрдәндә спортның әлеге төре шактый үскән булуын күздә тотып, Татарстан Республикасы чаңгы федерациясенең финанслануы ярдәмендә тиз арада төзелде, чаңгы трассасы салу өчен "Буран" аэрочанасы белән комплектланды. Әлеге база 150дән артык кешегә берьюлы чаңгы спорты белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.

Соңыннан мәдәният йор­ты каршында­ үт­кән җыенда Рәис Миң­неханов Шәмәрдәндә әле хәл ителеп бетмәгән проблемаларга тукталды. "Шуларның берсе - урамнарны төзекләндерү һәм күп кенә йортларның подвалында су булуын исәпкә алып, дренажлау системасы төзү. Шулай ук яңа эш урыннары булдыру. Күп мәсьәләләр сезнең сораулар нигезендә хәл ителәчәк. Үтенечләрегезне җит­керми калмагыз",- диде Рәис Миңнеханов. Җыелыш район үзеш­чәннәре, "Казан егетләре" ансамбле чыгышы белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев